Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Телефон югалды, ярдәм итегез!

    Игелекнең чиге юк. Игелек эшләсәң, бише белән үзеңә кайтыр, ди. Ә кеше әйберен үзләштерсәң...

    Редакциягә бер ана шалтыратты. Сабантуйга кадәр берничә көн алдан (6 июньдә) Арча  стадионында футбол мәйданчыгында  уйнаганда улының  куеп торган телефоны юкка чыккан. Бик борчылганнар.

    - Икенче телефон алырга безнең акча юк. Кире кайтарсалар, бик рәхмәтле булыр идек.Урлаганнар дип әйтмим. Онытып китеп барган. Исенә төшеп кире борылган. Әмма инде телефоны булмаган. Бәлки бер яхшы күңеллесе алгандыр. Кемнеке икәнне белә генә алмый торгандыр, - ди әлеге ханым.

    Реклама

    Хөрмәтле сайтны укучылар, бәлки берәрегез бу телефонны тапкандыр. Тапсагыз, безгә хәбәр итегез. Самсунг. Кызыл төстә, ди.

    Хәбәр итү өчен тел. 89179076971.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: