erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Телекүпер аша аралаштылар

Көн саен телефоннан сөйләшеп торабыз. Әмма бу очрашу аеруча дулкынландырды.

“Чкаловский” авиабазасында хезмәт итүче Арча һәм Әтнә районнары егетләре ТРның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә булдылар.

Алар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –  – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин очрашты.

– Елдагыча Арча һәм Әтнә районнары егетләре хезмәт иткән частьларга шалтыратып, телекүпер оештыру турында тәкъдим керткән идем. Узган ел  пандемия нәтиҗәсендә андый чаралар булмады. Ә быел Мәскәү өлкәсе, Щелково районындагы 42829 часть шунда ук кабул итеп алды, – диде хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Арча районыннан биредә өч егет Мөрәледән Фәнил Гайфиев, Казанбаштан Әмир Гатиятуллин, Арчадан Эмиль Шакиров хезмәт итә.

Телекүпер Вәкаләтле вәкиллекнең конференция залында үтте. Егетләр район хәрби комиссариатына килгән әти-әниләре белән аралаштылар.

– Мәскәү өлкәсендәге төрле частьта Татарстаннан күп егет хезмәт итә. Без алар белән элемтәдә торабыз, төрле чараларга чакырабыз. Әмма мондый очрашу бездә беренче тапкыр үтә. Бүген видеоэлемтә аша әти-әниләре белән аралаша алган егетләр өчен мин дә шатланам, – диде  Равил Кәлимуллович.   Ә Арчада егетләр белән очрашуга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Илшат Нуриев, хәрби комиссар, хәрби хезмәт ветераннары, мөхтәсиб Әмир Миңнемуллин, Лин атакай һәм, әлбәттә инде, әти-әниләр килгән иде. Алар солдатларга теләкләрен җиткерделәр, Илшат Нуриев мондый очрашу оештырган өчен Равил Әхмәтшинга рәхмәтен җиткерде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Иң яхшы егетләр – сезнекеләр! Башкалар белән эшне нольдән башласак, сезнекеләр инде әзер солдатлар булып килә, – диде часть командиры урынбасары Андрей Гордеев командир исеменнән районның хәрби комиссары Алмаз Борһановка рәхмәтен белдереп. – Егетләр бу очрашуга әзерләнделәр, көтеп алдылар, дулкынланганнары йөзләренә үк чыккан. Аны оештырган өчен Вәкиллек җитәкчелегенә олы рәхмәтемне җиткерәм. Шушындый сокланырлык, намус белән хезмәт итүче чын ир-егетләр тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләренә аеруча зур рәхмәт.

– Без 30лап хәрби часть белән элемтәдә торабыз, – диде хәрби комиссар аңа җавап итеп. – Егетләрне мәктәптән үк армия хезмәтенә әзерли башлыйбыз. Запастагы офицерлар да ярдәм итә. Ел саен май аенда 5 көнлек хәрби җыеннар оештырабыз. Транспорт белән идарә итүчеләр, парашютчылар әзерлибез. Армиягә озатуны да тантаналы шартларда, район җитәкчеләрен чакырып, догалар белән үткәрәбез. Якташларыбыз турында шундый мактау сүзләре ишетү безнең өчен дә горурлык. Әти-әниләр турында әйтеп тә торасы юк. 

Бу көнне Мәсәкәүгә Татар киносы көннәре ачылу тантанасына “Татаркино” директоры Миләүшә Айтуганова, Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары Зөлфия Вәлиева һәм Ирек Хафизов килгән булган. “Татар милли ризыклары белән чәй эчкәннән соң егетләрне Үзәк кино йортына алып китәбез. Алар анда “Әпипә” фильмы премьерасын караячаклар һәм артистлар белән очрашачаклар, – диде саубуллашыр алдыннан Равил Әхмәтшин. 

Ул көнне әти-әниләргә уллары каршында командирлары мактап язган характеристикалар да тапшырылды.

– Безнең ике кыз, бер ул. Кызлар кияүдә инде, оныклар бар. Фәнил социаль-гуманитар техникум тәмамлаганнан соң армиягә китте, – диделәр Мөрәледән Раушания һәм Фәниз Гайфиевлар. – Көн саен телефоннан сөйләшеп торабыз. Әмма бу очрашу аеруча дулкынландырды. Телефоннан аны күреп булмый бит, бүген кара-каршы утырып сөйләшкән кебек булдык. Мондый очрашу оештыручыларга зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X