erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Теләсә кайда учак якма! Штрафлар артты!

Белеп торыйк.

2022 елның 8 июненнән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар күләме үзгәрде. Бу турыда без Арча янгын коткару гарнизоны җитәкчесе, гадәттән тыш хәлләр хезмәте җитәкчесе Искәндәр Юзаев белән сөйләштек.

--Россия МЧСының күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше Департаменты директоры, эчке хезмәтнең генерал-майоры Ринат Еникеев билгеләп үткәнчә, 28 майда Россия Федерациясе Президенты “Администартив хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексына үзгәртүләр кертү турындагы” Феңдераль законга кул куйды. Яңа закон нигезендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга штрафлар күләме уртача 10 тапкыр, урындагы затларга, шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга 2 тапкыр артты.  

--Искәндәр Илнарович, мисал белән дә аңлатып үтсәгез иде.

----Мәсәлән, яңа закон көченә кергәнче гражданнарга чүп үләнен яккан өчен иң күбе 3 мең сум штраф каралган иде. Ә инде яңа закон буенча – 15 мең сум штраф. Махсус режим вакытында бу эш башкарылса – гражданнарга 20 мең сум, урындагы затларга – 60 мең сум штраф.

--Безнең халыкны гадәттә шашлык пешерү тәртибе кызыксындыра. Чөнки җәй айлары гадәттә эш белән генә түгел, ишегалдында, бакчада, табигать кочагында шашлык пешерү, ял итү белән бергә үтә. Янгын куркынычсызлыгы буенча шашлык пешерү кагыйдәләрен бозган очракта нинди штрафлар каралган?

--Дачада яки шәхси йорт участогында йорттан, койма яки беседкадан 5 метрдан азрак ераклыкта учак ягып, шашлык пешерсәң – кисәтү яки 5000—15000 сум штраф каралган. Әгәр дә инде янгынга каршы махсус режим вакытында дача участогыннан чыгып, каядыр шашлык пешерсәң, ул вакытта штрафлар 10000—20000 сум тәшкил итә.

--Әгәр дә бәйрәм итүләр янгын белән тәмамланса?

--Ул вакытта, янгын чыгып, чит кеше мөлкәтенә, кеше сәламәтлегенә җиңел яки уртача дәрәҗәдә зыян килсә, ул вакытта гаеплегә 40000—50000 сум штраф салына.

--Урманда яки паркларда учак ягарга ярыймы?

--Урманда яки паркта тиешле булмаган урында учак яккан очракта кисәтү яки 15000—30000 сум штраф каралган. Ә инде янгынга каршы махсус реҗим вакытында бу эшләр башкарылса – штрафлар 40000—50000 сум.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

--Янгын нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә авыр зыян килсә?

--Бу очракта гаеплегә 80000 мең сумга кадәр штраф яки 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

--Янгында үлү очраклары булганда нинди җәза каралган?

--Янгында бер яки берничә кеше үлсә – гаеплегә 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

--Әгәр дә янгын нәтиҗәсендә зур күләмдә мөлкәт юкка чыкса?

--Зур күләмдә (250 мең сум) мал-мөлкәт юкса чыкса – 120000 сум штраф яки гаепле 1 елга кадәр иректән мәхрүм ителә.

--Янгын нәтиҗәсендә урманга зыян килсә?

--Ул вакытта штрафлар – 300000 – 500000 сум яки гаепле 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X