erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Теплицаны кышкылыкка әзерләргә вакыт

Көзге җылы көннәрдә бу эшләрне башкарып калыгыз.

Теплицаларны кышкылыкка әзерләргә вакыт җитте. Үсемлекләрдән арындыргач, бакчачылар теплицадагы җирнең өстен 7 сантиметр чамасы казып, чыгарып түгәргә киңәш итә. Бу шунда тупланган төрле корткычларны юк итү өчен эшләнә. Соңыннан җирне яхшылап казып чыгарга да була.

Теплицаның эчке ягын кер сабыны кушылган җылымса су белән юганнан соң, янә бер тапкыр чиста су белән сөртеп алырга кирәк. Әгәр инде анда үскән яшелчәләр чирләп утырган булса, бу очракта суга шул авыруга каршы чыгарылган химик чара кушып эшкәртү уңышлы булачак.

Карбонатны бозмас өчен юганда йомшак губка яисә чүпрәк кулланырга кирәк, ә тимер щетка, металл сетка, хәтта каты капчык тукымасы да зыян китерергә мөмкин.

Теплицаның кипкәнен көтеп тә тормыйча, ишекләрен, форточкаларын ябып, булган тишекләрен томалап, эченә күкерт шашкасы (алар бакчачылар кибетендә сатыла) яндырырга куярга кирәк. Теплицаның бер кубометр күләменә 60 грамм күкерт шашкасы кулланыла. Биш көн үткәч, корылманы яхшылап җилләтергә дә була.

Зыян салучы корткычлар үлеп бетсен, дисәгез, көзге салкыннарда теплицаның ишеген һәм форточкаларын ачык тотыгыз. Алай эшләгәндә поликарбонатка боз туңмас, кышын кар да ятмас, дип яза Кызыл таң.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Фото: mrrestavrator.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Тулырак: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/teplitsany-kyshkylykka-zerlrg-vakyt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X