Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Үтерүчене 18 ел эзләгәннәр

    Бу вакыт эчендә ул тагын ике кешене үтерергә өлгергән.

    Красноярск краенда тикшерүчеләр 18 ел элек бер хатынны үтерүчене тапкан. Җинаятьче бу вакыт эчендә, тагын ике кешенең гомерен өзеп, төрмәгә утырырга өлгергән. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Ведомство мәгълүматлары буенча, 2002 елда ул вакытта әле 24 яшьлек ир трассада бер хатын идарә иткән "Нива"га утыра. Сөйләшү барышында соңгысы бәрәңге сатуын һәм үзе белән зур күләмдә акча булуын сөйләгән.

    Матди кыенлыклар кичергән җинаятьчедә хатынны үтерү һәм талау нияте барлыкка килгән. Ул, пычак алып, ханымга трассадан урман ягына борылырга боерган.



    Шуннан соң ул аны урамга этеп чыгара, машинадан бау ала һәм хатын-кызны көчләп урманга алып китә. Анда ул аның акчасын алып, буып үтерә.

    Мәрхүмә башта хәбәрсез югалган дип санала, туганнары мөрәҗәгать иткәннән соң өч көн узгач, аның автомобиле табыла, ә  өч елдан соң мәетенә гөмбәчеләр юлыга.


    Озак еллар җинаять ачылмаган булып кала, тик соңыннан шикләнелүчене ачыклый алалар. Ул вакытта ул 2014 елда бер әбине һәм оныгын үтергән өчен 22 елга төрмәгә утырган була. Ул гаебен өлешчә таныган, суд карары буенча аның срогы тагын ун елга арттырылган.

    Фото: mk.ru

    Реклама

    https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/ter-chene-18-el-ezl-g-nn-r-508599/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: