erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Тере” чыгышларны карап бәяләү күпкә җиңел (+фотолар)

Районда “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” дигән район гаилә фестиваль-бәйгесе башланды

Районда “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” дигән район гаилә фестиваль-бәйгесе башланып китте.

Максаты – гаилә, туганлык җепләрен ныгыту, иҗади гаиләләргә үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлек тудыру, аларны мәдәният тормышында катнашырга тарту, җәмгыятьтә гаиләләрнең ролен үстерү. Бәйге барышында чыгыш ясаучылар гаиләләре белән дә таныштырырга, иҗади яктан осталыкларын күрсәтергә, гаиләнең кадерле ядкәрләрен тәкъдим итәргә тиешләр. Анда барлык гаилә әгъзаларының да катнашуы шарт.

– Бәйге ике этапта үткәрелә. Сайлап алу туры 1 февральдән 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Онлайн форматта. Конкурсантларның эшләрен экраннардан карыйбыз. Финал туры (гала концерт) 1 мартта Арча Мәдәният йортында офлайн режимда булачак. Җиңүчеләрне номинацияләр буенча билгелибез, – дип аңлатып үтте район Мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов.

Катнашучыларга чыгышларын видеога төшерү мәшәкать тудырса, жюри әгъзаларына аларны экраннан карап бәяләү кыен. Сәхнәдә чыгыш ясау белән видеода булганны күзәтүнең аермасы бик зур. Бигрәк тә сыйфат ягыннан. Аннан “тере” чыгышларны карап бәяләү бөтенләй икенче әйбер. Тик, нишлисең, вакыты шундый, мондый хәлдән дә чыгу юлын табарга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа Кырлай мәдәният йортында үткән бәйгедә Яңа Кырлайдан Гүзәл һәм Илнур Хәйдәровлар, Кышкардан Аида һәм Радик Хәйретдиновлар, Симетбаштан Зәлия һәм Данис Гайфуллиннар, Иске Кишеттән Филсинә һәм Фәрдүс Әхмәтгалиевлар, Өчиледән Гөлназ һәм Фәрит Мөхәммәтшиннар, Чиканастан Альбина һәм Илнар Минзиннар катнашты.

Илнур Хәйдәров мәктәп автобусында балалар йөртә. Буш вакытларында куяннар белән мәш килә. Яраткан шөгылем, ди. Хатыны Гүзәл оста пешекче.  Җәй көннәре бакчада үтсә, кышын чаңгы, тимераякта йөрергә яраталар.

Аида һәм Радик Хәйретдиновларның да өч балалары бар. Радик күмәк хуҗалыкта эшли. Оста тамада да ул. Аида хат ташучы һәм сатучы. Олы уллары Ранис аш-суга оста икән. Ранилләре – көрәшче, 5 яшьлек Гүзәл җырларга, биергә ярата. Хуҗалыкта 10нан артык сыер, үгез-бозаулар, ат, токымлы сарыклар үрчетәләр. Һәр елны 100дән артык каз-үрдәк, чебиләр үстерәләр. Хәйретдиновлар гаиләсе клубта уздырылган мәдәни чараларның үзәгендә кайный. Аннан Зәкия әбиләренең шөгылен дәвам итеп, дару үләннәре җыялар, җиләк-җимеш киптерәләр, олы мичтә как коялар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X