Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Терекөмешне кая ташлыйсыз? (КИҢӘШ)

    Терекөмешнең кеше өчен зарарлы булуыннан да күпләр хәбәрдардыр. Ләкин күзгә бер дә “Терекөмеш җыябыз” дигән игълан чалынганы юк. 

     

    Без терекөмешнең зыянлы икәнлеген кечкенәдән белеп үстек. Өлкәннәрнең, тән температурасын үлчәргә дип биргән градусникны “Вата күрмә!” — дигәне бүген дә хәтердә. Төшеп ватыла күрмәсен дип сак кына тота идек. Шулай да, гомер буена ватылмый калмагандыр ул. Терекөмешләре дә тәгәрәшкәндер һәм башка чүп-чар белән бергә ташлангандыр.

    Терекөмешнең кеше өчен зарарлы булуыннан да күпләр хәбәрдардыр. Ләкин күзгә бер дә “Терекөмеш җыябыз” дигән игълан чалынганы юк.  Зарарлы булган батарейкаларны да җыя башладылар, бәлки терекөмеш җыю пунктлары бардыр, алар турында хәбәрдар гына түгелбездер дип, ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Анда: “Терекөмешне әлегә Казанда бер урында гына җыялар. Киләчәктә ул республика дәрәҗәсендә башкарылыр дип ышанабыз”, — диделәр.   Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына халыктан теркөмешне утильләштерү буенча мөрәҗәгатьләр аз килми икән. Элек әлеге министрлык терекөмешне юкка чыгару белән шөгыльләнсә, узган елның февралендә алардан бу вәкаләтне алганнар.

    Шулай да Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләүчеләр, әгәр градусник ватыла калса, терекөмеш белән ничек эш итәргә кирәклеге турында белеп торсыннар дип, массакүләм чаралар аша халыкка киңәшләрен җиткерергә тырыша. Бүген министрлыкның киңәшләрен сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучылар. Градусник яки башка төрле терекөмешле прибор ватылганда түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:

    Саф һава керсен һәм бүлмәдәге температура түбәнәйсен өчен тәрәзәне ачарга кирәк. Чөнки бинада җылы булган саен, металл тизрәк парга әйләнә. Прибор ватылган бүлмәгә кешеләрне һәм хайваннарны кертергә ярамый. Битегезгә марля бәйләвеч каплап, кулыгызга резин перчаткалар киеп җиңелчә суда чылатылган газета белән терекөмешне җыегыз, бик вакларын лейкопластырь белән җыярга мөмкин. Җыелган терекөмешне  сулы савытка салып, өстен каплап куегыз. Суда теркөмеш парга әйләнә алмый. Ләкин ул савытны чүп контейнерына, унитазга ташлый күрмәгез, суны урамга түкмәгез. Аерым бер урын сайлап, ул җирне марганцовка эремәсе белән щетка һәм пулвилизатор ярдәмендә эшкәртегез дә, бер сәгатьтән сабынлы-содалы эремә белән юып төшерегез. Эремәне 1 литр суга 60 грамм кер сабыны һәм 50 грамм чәй содасы кушып ясарга кирәк. Эшкәртелгән бүлмәгә бер тәүлек кермәскә тырышыгыз. Аннары идәнне гадәти су белән юарга кирәк. Ә терекөмешне җыеп алганнан соң авызыгызны аз гына марганцовка эремәсе салып ясалган су белән чайкатыгыз һәм 2-3 төймә кара күмер кабып куегыз. Бу ысул организмга токсиннарның тәэсир итү көчен киметә.

    Терекөмешле прибор калдыкларын юкка чыгару буенча Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә Бердәм дежур-диспетчер хезмәте эшли, анда мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: