Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Үтерергә уйламадым, куркытасы гына идем

    Иң кыйммәт нәрсә ул – кеше тормышы.

    Бертуган абыйсы Әхәтне үтерүдә гаепләнүче Наласадан Әлтаф Гыйльметдиновка суд процессы бара. Суд утырышына авылдашлары да күп килгән иде. Иң кызыгы шул, аларның  барысы да Әлтаф яклы. 255 кеше кул куеп, хат та язып керткәннәр. Үлүче түгел, ә үтерүче яклау, ә, бәлки,  жәлләү тапкан һәм хөкемдардан аңа мөмкин кадәр йомшаграк җәза бирүне сораган судны беренче тапкыр күрәм. 

    Мин үлүчене дә, үтерүчене дә белмим. Хәер, Әхәт абый белән читтән торып таныш. Газетага мәкаләләр яза иде ул. Язу теле – искиткеч. Андый кешенең начар характерлы булуы мөмкин дә түгел кебек иде. Әлеге тетрәндергеч вакыйга һәм суд булмаса, бәлки, әле дә шундый фикердә калыр идем.

    Узган елның 15 ноябрендә килеп иреште безгә ул хәбәр. Энесе бертуган абыйсын пычак белән кадап үтергән. Олы яшьтәге Әхәт һәм Әлтаф Гыйльметдиновлар икесе генә яшәгән. Гаилә дә кормаганнар, балалары да юк. Пенсия алган саен 3-4 көн эчә торган булганнар. Телем минем, дошманым минем, диләр бит. Эчсә, Әхәт абый нәрсә әйткәнен белмәгән. Әлтаф әйтүенчә, җинаять кылынган көнне дә икесе арасында кухняда утырганда тавыш чыккан, Әхәт абый энесенә ирлек намусына кагылышлы пычрак сүзләр әйткән, үз бүлмәсенә чыгып урынга яткач та, энесенең кисәтүенә дә карамастан, кычкыруын, мыскыллавын дәвам иткән. Шунда энесе түзмәгән, кухнядан пычак алып чыгып, абыйсына кадаган. Югалып калган Әлтаф күршеләренә йөгереп кереп: “Мин абыйны үтердем, бугай”, – дигән. “Үтердем, бугай”. Шулай үз-үзеңне, кеше үтергәнеңне дә белештермәс дәрәҗәдә эчәргә кирәк бит. Димәк, аракы Әлтафның күзләрен генә түгел, аңын томалаган.

    – Абый яңадан аракы алып кайтырга кушты, акча сорады. Мин җитәр инде, дидем. Аңа шул сүз ошамады, миңа төрле сүзләр кычкыра башлады. Үземне контрольдә тота алмадым. Үтерергә уйламадым, куркытасы гына идем. Гаеплемен, – диде Әлтаф Гыйльметдинов судта.

    – Алар ике бертуган. Әхәт абый кечкенә буйлы булса да, аннан курка идем, ә Әлтаф зур гәүдәле булса да куркытмады. Әхәт абыйның теле бик әшәке иде. Шуның аркасында зыян да күрде. Әлтаф тавык та суймый иде бит. Бозау асрадылар. Аны суйганда да читкә китә, диләр иде. Инсульттан соң урынга яткан әнисен сабый бала кебек карады. Бервакыт бер хатын аны кабартма пешердем, чәй эчеп чык, дип өенә чакырган. Юк, кермим, әнигә бер кабартма бир, дип әнисенә сорап алган, – диде Наласа авыл җирлеге секретаре Илсөя Сәлахетдинова. – Бик җаваплы кеше иде. Зиратны бушка карап торды, тәртиптә тотты. Абыйсын тәрбияләде. Абыйсының теленә түзә алмаган вакытларында: “Ну, абый, үземә бернәрсә эшлим әле мин, аннан соң күрерсең”, – дия торган булган. Менә бит ничек килеп чыкты.

    – Мин бу гаиләне яхшы беләм. Өйләрендә еш була идем. Эчкечеләр дип атый алмыйм, сирәк кенә салмыш вакытларына туры килгән булды. Кайчан барма, өйләрендә чиста, тәртип. Әлтафның “Почетлы донор” исеме дә бар. Үлгән кеше турында начар сөйләү яхшы түгел. Шулай да әйтми дә кала алмыйм. Эчсә, Әхәтнең характеры бик начар иде. Ул энесен үзе шушы хәлгә җиткерде, – диде Рәдиф Әхмәдуллин.

    – Әлтаф бик ярдәмчел булды. Бер кешенең дә сүзен тыңламый калмады. Акча да алмый иде, – диде Әлфия Гыйлаҗиева. – Ә Әхәт чын провокатор иде. Аның исерек икәнен белсә, авыл халкы капкаларын бикләп куя башлады.

    – Бервакыт бикле капканы да бәреп керде. Нигә бикләдең, дип кулларымны каерырга тотынды, – диде Гөлбикә Гайнетдинова.

    – Мин 17 ел бу участок инспекторы булып эшләдем, – диде Илнар Зөбәеров. – Әхәт абый белән аралашканым булмады. Әлтаф турында кибетче соңгы вакытта аракы еш алгалый башлады, диде. Әмма урамга чыгып тавышланып йөргәннәре ишетелмәде.

    Яхшы кеше булмаса, Әлтафны яклап шуның кадәр кеше судка килмәс иде. Кулына пычак алырлык дәрәҗәгә җиткерерлек нәрсәләр әйтте икән соң абыйсы? Гаепләнүчегә күтәрелеп карадым, бер мәлгә күзләр очрашты. Ул минем соравымны сүзсез дә аңлагандай, үзем дә белмим, дигән кебек җилкәсен җыерып куйды. Бер нәрсәгә игътибар иттем, авылдашлары ничек яманламасын, Әлтаф абыйсы турында бер начар сүз дә әйтмәде. “Гаебемне тулысынча таныйм”, – дип кабатлады ул. Авылдашларының намуслы кеше ул, дигән сүзләре искә төште. Кычкырып әйтмәсә дә, “Иректә калсам да, мондый йөкне ничекләр күтәреп йөртермен, иң яхшысы, җәзасын алырга”, – дигән кебек булды ул миңа. Апасы Диләрә ханымны күреп өзгәләнде. Тимер рәшәткә булмаса, йөгереп чыгар да, аның аяк астына егылып елый-елый гафу үтенер, апа, син күп нәрсәне белмисең шул, дияр кебек иде.

    Әйе, иң авыры Диләрә ханымга. Берьюлы ике иң якын кешеңне югалт әле. Берсе җир куенына керде, икенчесен төрмә көтә.

    – Мин авылга еш кайта идем. Өйләрен җыештырып, әйберләр пешереп китәм. Кайчан кайтма, чисталык. Бәйрәм вакытларында гына салмыш килеш күрә идем. Авыр сүзләр әйтеп хәтерен калдырганда да, Әлтаф абыйсына дәшми иде, – диде ул күз яшьләрен яшермичә. – Җәзасыз калдырып булмый, аңлыйм, мөмкин булганча азрак срок бирсәгез иде.

    19 февраль көнне суд утырышы дәвам итте. Анда да авыл халкы җыелып килгән иде. Дәүләт гаепләүчесен бар да тын калып тыңлады. Мондый җинаять өчен иң зур срок – 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Авылдашлары фикерләрен, гаепләнүченең үз гаебен тануын, апасының үтенечен, үлгәненең начар характерлы булуын исәпкә алып, шул ук вакытта исрек булуы турында да онытмыйча, ул каты режимлы төзәтү колониясенә 8 елга утыртуны сорады. Зал ах итте.

    Гаепләнүчегә карата суд карары 4 март көнне билгеле була.

    Гөлсинә Зәкиева

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: