“Үтерергә”дә күп сорамыйлар
Татарларны элек-электән оста сәүдә итүчеләр дип исәплиләр. Бу сыйфат бүгенге көнгә кадәр сак-ланып килгән.
Бер танышым шушы көннәрдә генә булган вакыйганы сөйләп шаккатырды.
– Бал суырткач мин башка елларны ала торган әбигә килдем, – ди ул. – Ишекне ачуга әбиемнең күзләре маңгаена менде, авызы ачылган килеш калды.
– Фәлән апа, берәр нәрсә булмагандыр ич? – дидем аптырап.
– Ник... сине үлгән, дигәннәр иде ич?
– Ничек үлим, менә каршыңда басып торам бит!
– Беркөн бер ир кеше бал алып килде, – дип сөйләп китте әбиебез бераз тынычлангач. – Мин аңа балны синнән ала торган идем, дидем. “Ә ул кеше үлде бит!” – диде теге. Балын алсам да, сине кызганып йөри идем. Вәйт, әкәмәт...
Маҗаралы көн булды бу. Тагын бер клиентыма кердем. “Синең балны алдым ич инде!” – дип шаккатырды бу. “Мин бит әле балны суырттым гына!” – дим. “Берәү безгә мин аның малае булам”, – дип бал калдырып китте”.
Ә минем малайлар бөтенләй юк, кызлар гына. Шулай итеп бу көнне мин үлгәнемне, малаем барын ишеттем. Башка клиентларыма керергә икеләнеп торам әле”.
... Редакциядә эшли башлаган елларда авылга кайткач миңа уңайсызланып кына бер гозер җиткерделәр. Күрше авылның Остап Бендеры бөтен авылны кызык иткән. Йорт саен кереп: “Сезгә фураж, бодай кирәкмиме?” – дип сорый икән. Ул елларда терлекне, кош-кортны күп асрыйлар. Икмәк ничек кирәк булмасын инде! Колхоз да бит артыгын бирми. Бәясе дә арзан бит әле, күктән төшәм дип торган бәхет инде. Бер хуҗабикәдән акчаны алып чыккач шул ук хуҗалыкның икенче капкасын ача бу. Хуҗа кеше тагын да күбрәк акча биреп чыгара моңа.
Акчаны җыеп ала да, юкка чыга бу. “Милициягә биреп карасагыз гына инде”, – дим. Милиция дигәч котлары алынды авылдашларның. Алар берсе дә исән түгел инде, урыннары оҗмахта булсын! “Остап Бендер”да анда тиешле җавабын тоткандыр. Шулай да, аның “талантына” сокланырлык!
Андый “талантлы” кешеләр башка милләт кешеләре арасында да булган һәм бардыр инде ул. Шуларның берсе турында исләрем китеп укыган идем. Сугышта бөтенләй булмаган, әмма бәхетсезлеккә очрап бер аяксыз калган бер бәндә үзеннән Советлар Союзы Герое ясый. Орден, медальләр дә таба, документлар ясатып ала. Мәскәүгә барып төрле министрларга кереп (12 министрда була!) ярдәм сорый бу. Акча да кызганмыйлар моннан, үзенә генә түгел, туганнарына да фатирлар ала. Бер азартка кергәч туктый да алмый, унөченчесенә – авиация министрына керә. Кызып китеп мин Сталин малае Василий белән бергә сугыштым, дип ычкындыра. Ә министр юлбашчы малае белән кемнәр сугышканын яхшы белә. Министрлыктан чыкканчы ук фаш итәләр аферистны. Бер хәдистә Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.): “Дөреслек кешене – изгелеккә, ә изгелек җәннәткә алып килер. Ялган кешене, киресенчә, гөнаһка батырыр, ә гөнаһлар исә җәһәннәмгә – мәңгелек бәхетсезлеккә алып килер”, – дигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев