erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Терлекчелек калдыгын түккән өчен җаваплылык каралган

Божаның халык телендә “Камчатка” дип аталган урыныннан аста агач полосасы бар. Шунда “КамАЗ” машинасы белән сыек терлекчелек калдыклары алып килеп түккәннәр.

Бу хакта безгә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Арча территориаль идарәсе җитәкчесе Ленар Касыймов җиткерде. “Сыек калдыклар түгүче машинаның басуга кереп китүен бер  кеше (аноним) хәбәр итте”, – диде ул.

– Бер машина полосага таба китте, нишләп йөри икән ул анда бу вакытта,  – дип борчылуын белдерде әлеге кеше. Без шунда ук юлга кузгалдык. Чөнки сыек терлекчелек калдыгын агызу озак эш түгел, булса шул өч минутка сузыладыр. Тизрәк барып җитәргә кирәк иде. Бәхеткә, өлгердек, – диде ул. – Соңгы вакытта табигатьне, сулыкларны пычратуларга аеруча нык игътибар итә һәм гаеплеләргә тиешле чарасын да күрә башладылар. Ә агач полосасына сыек терлекчелек калдыклары алып килеп түгү бернинди кысаларга да сыймый. Моның табигатьне пычрату икәнлеген кеше үзе үк аңларга тиеш. Яңгыр сулары белән кушылып ул калдыклар елгаларга ага, сулыкларны пычрата.

 Ленар Касыймов һәм Төньяк территориаль идарәнең тирә-як мохитне саклау өлкәсендә өченче разрядлы өлкән белгеч Ләйсән Фәрухова бергә шул урында экологик тикшерү үткәргән. Чыннан да, табигатьне саклау турындагы  законны бозу очрагы теркәлгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Казан-Малмыж автомобиль юлының 60нчы километрында, сул ягында булган хәл бу. А217УЕ дәүләт номерлы “КамАЗ” машинасы җиргә 5 кубометр сыек терлекчелек калдыгы түккән. Араларында каннар да, эчәгеләр дә бар. Махсус прибор белән үлчәүләр үткәрдек. Гомуми пычранган мәйдан 16 квадрат метр, – диде Ленар Касыймов. – Машина йөртүче белән сөйләштек. Ул бер авыл хуҗалыгы фермасыннан терлекчелек калдыклары түккән. Кайсы хуҗалык икәнен әйтә алмады. Үзе Питрәч районыннан икән. Дөресрәге, элек шунда яшәгән, хәзер тору урыны Казанда, әмма машинасы элеккеге урында теркәлгән. 1990 елгы кеше.

– Аңа бу гамәле өчен нинди җәза каралган? Әллә моның өчен хуҗалык җитәкчесе җавап бирәме? Әмма бу очракта аның кем икәне билгеле түгел, дисез.

– Үзе штрафка тартыла. Чөнки машинасы да үзенеке, шулай ук үзенә үзе эшли. Хуҗалык заказ биргән, ул килгән, – диде Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Арча территориаль идарәсе җитәкчесе. – Һәр хуҗалыкның сыек терлекчелек калдыкларын түгү өчен махсус урыны булырга тиеш. Микроблар үлсен өчен анда алар иң кимендә ярты ел ята. Юк икән, шунда ук зарарсызландыру үткәрергә тиеш булалар. Аннан соң гына басуга чыгарыла. Чөнки яңа гына чыгарылган сыек терлек калдыклары туфрак өчен зыянлы. Ә биредә 16 квадрат метр җиргә 10 мең 240 сумлык зыян килгән.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X