erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Теш табибына барган ир үзенең “үлеме” турында белгән

Стәрлетамактан Сергей Семенов яшәгән урыны буенча стоматология поликлиникасына килә.

Пенсионер табибка керү өчен регистратурага документларын бирә. Әмма аңа “сез бит үлгәнсез” дип җаваплыйлар. Моннан ике атна элек мәрхүм булуын әйтәләр...

Аяз көнне шундый хәбәр ишетүдән чынлап та үлеп китүең бар.
“Паспорт мәгълүматлары минеке, документлар минеке кебек. Әмма ни өчен үлем диагнозы юк дип, барысы да гаҗәпләнде. Барыннан ди бигрәк банк карталарын, пенсия түләүләрен туктатырлар, паспортны эшкә яраксыз дип табарлар дип курктым”, – дип сөйләгән Сергей Семенов.

Бак дисәң, пациентлар турындагы мәгълүматларны терки торган “Промед” программасында Сергей Семенов дигән икенче кешенең үлгән датасын тутырганнар. Мәрхүм Саратов өлкәсендә яшәгән. Бу ике Семеновның туган көннәре дә бер тирәдә булып чыккан: кие көн генә аерма.
Шундый хәлләр дә була икән дөньяда.

Безнең Сергей Семоновка килгәндә, аңа стоматология ярдәме күрсәткәннәр. Һәм, әлбәттә, аның турында дөрес мәгълүматны тергезгәннәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак://omet-rb.rbsmi.ru/

Фото: https://pixabay.com/

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tesh-tabibyna-bargan-ir-zene-leme-turynda-belgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X