erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әти--әниләр, балалар арасына кермәгез!

Без алар белән Арчада мәҗлестә бер өстәл артында утырдык.

Мин аларны беренче күрүем. Ир кеше ак күлмәктән, галстуктан, шәп костюм--чалбардан. Сөйләшеп киттек. Казан эшмәкәре булып чыкты. Чит илләргә йөрим, ди. "Бала вакытта без, абый белән бик шук идек, -- дип сөйләде. -- Безнең ара 1 генә яшь. Футбол тибәбез, укыйсы килми. Кая малай кешенең урамга чыкмыйча, китап укып утырасы килсен аның! Ә безнең белән бер малайның уйныйсы килә. Аңа безнең белән кызык. Ә әнисе малайны безнең белән уйнатасы килми. Янәсе без тәртипсез малайлар, "дибель"ләр. Әни бу хәлне ишетеп рәнҗеде. Үз балаңа башкаларның кырын каравын яратмыйсың бит инде ул. Әмма кычкырышып йөрмәде. Без шук булсак та, сүгенә дә идек әле, безнең баш шәп эшли. Ә теге безнең белән уйнарга теләгән малай юашрак, аңа үткенлек, баш җитми. Ә безнең янда ул тәмам ачылып китә, аңа безнең белән кызык. Әмма әниләре каршы килде, уйнатмадылар. безнең хәзер абыйның да, минем дә үз эшебез бар. Икебез дә югары белемле. Дипломны акчага сатып алмадык. Эшебез буенча кирәк булгач, кызыксынып укыдык. Без дипломлы "буш кешеләр" түгел. Хәзер бит дипломлы "человек-пустышка"лар күп. Монысы да әти--әни галәмәте. Ничек итсә итә, баласына "югары белем" бирдертергә тырыша. Бала нәрсәгә сәләтле, нәрсәне булдыра ала -- ата-ана аны белми һәм белергә дә теләми. Югыйсә, һөнәр училищесына бирсә -- отачаклар гына. Югары белемне аннан соң да алып була. Ярый, монысы сөйләшү өчен икенче тема. Тормышыбыз әйбәт. Әни дә безнең янда. Бик рәхәт яши. Малай вакытта шук булсак та, без бит бандит булмадык! Ә беләсезме, теге әнисе безнең белән уйнатмаган малай беркөнне мине эзләп тапты һәм эшкә урнаштыруымны үтенде. Ничек алмыйсың инде, алдым. Классташ бит! Минем әйтәсе килгән сүзем шул: әти-әниләр балалар арасына кермәсен иде. Элек бит бар да җыелышып уйнаган. Кем белән уйнарга икәнен әти--әни сайлап йөрмәгән! Классташ миңа болай диде: сезнең белән аралашып үссәм, мин үткенрәк, тормышка яраклы булып үскән була идем. Мине хатын да санга сукмый..."

Минем дә балачак искә төште. Безнең күрше апасы шундый булды, балалар арасына кереп гел кычкырышып йөрер иде. Соңыннан балалары кайтып хәлен дә белмәде. Бүре шикелле улап, елап, ялгызлыкта вафат булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бер мәктәпнең психологы шаккатырды. Балалар үсеп, мәктәпне бетергәнче кычкырышкан әти--әниләр бар икән. Бер мәктәп директорының әйткәне бар: мин мәктәптән ата-аналардан туеп киттем, дип. Элек алай булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X