erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар.

Арчаның икенче мәктәбендә әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар, ягъни балалары урынына куеп, үзләрен сынап карадылар.

Ул “Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру бердәм көне” кысаларында үтте.

Әлеге Бөтенроссия акциясе бишенче тапкыр уза. Оештыручы– мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт. Арчада ул ел да икенче мәктәптә була. Райондагы барлык урта мәктәпләрдән кимендә берәр ата-ана катнаша.

Чыгарылыш имтиханы, аеруча БДИ ныклы белем таләп итә. Әмма тормыш күрсәткәнчә, БДИ тапшыру өчен балага белем генә җитми, аңа үз көченә ышаныч, психологик яктан әзерлек тә кирәк. Монда әти-әнинең ярдәменнән башка булмый. Ата-ана баласы өчен ут йотып, көченнән килгәнчә булышырга әзер булып тора. Тик ничек?

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт БДИ тапшыруның шул якларын күздә тота да инде. Акция балаларда һәм аларның әти-әниләрендә БДИга әзерлек белән бәйле психологик киеренкелекне җиңәргә ярдәм итәчәк, дигән фикердә ул. Ягъни, балаларына психологик ярдәм күрсәтү өчен ата-аналар имтихан тапшыру кагыйдәләре һәм процедурасы белән алдан танышырга, балаларына аңлатырга, аларны тынычландырырга тиеш.

Ата-аналар өчен сынау имтиханы ничек үтте соң? Нәкъ балалары кебек үк әти-әниләр теркәлделәр, шәхси әйберләрен, телефоннарын тапшырдылар, тимер эзләгеч аша үттеләр. Имтихан тапшыру кабинетына кергәч видеокүзәтү тәртибе белән таныштырдылар. Аларга үз күзләре белән имтихан барышында ничек контроль алып барылуы, имтихан тапшыру пунктларында эпидемиологик куркынычсызлык чаралары саклануы, имтихан материалларының ничек бастырылуы һәм эшкәртелүе турында сөйләделәр. Аннан әти-әниләр БДИда катнашучыларга тәкъдим ителә торган биремнәрдән төзелгән имтихан эше яздылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дөрес, аларга БДИ бирем-нәренең кыскартылган варианты гына тәкъдим ителде. Әти-әниләр бирелгән текст буенча инша язды һәм шул тексттан чыгып берничә сорауга җавап бирде.  Бер сәгать эчендә эшләп бетерергә кирәк иде. “Балаларга 3-4 сәгать вакыт бирелә. Тик алар инша яза, 25 бирем эшли”, – дип аңлаттылар оештыручылар.

Сынау имтиханында район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров та катнашты.

– Минем кызым әле 9 сыйныфка бара гына. Шулай да үземне алдан сынап карарга булдым, – диде Алсу Мөхәммәтова. – Башта җыела алмый утырдым. Бланкларны беренче күрәм. Балалар аны ябык күз белән дә тутыра инде. Өйрәнгәннәр. Тест биремнәре авыр булмады. Ике генә сорау бит. Текст белән эшләү бераз кыенлык тудырды. Башта вакытка сыешырмынмы икән, дигән уй башка килде. Үземчә яза башлыйм. Тик таләпләре андый түгел. Ярамый. Аннан ярты сәгать калды, дип искә төшергәч, тагын каушап калдым. Өлгермим дип курыктым. Үзең белеп торып, балаларны тынычландыру өчен алдан әти-әниләр белән сынау имтиханы үткәрү кирәк икән. Каушамаска, ашыкмаска, бөтен игътибарны эшкә юнәлтергә, үз биремнәрең, үз нәтиҗәң турында уйларга кирәклеген аңлату өчен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X