erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әти-әниләр өчен оештырылган telegram-каналга ярты ел эчендә 6 меңгә якын кеше язылган

Татарстанда оештырылган «Әти-әниләргә! Игътибар — тикшерелгән» дигән telegram-каналга ярты ел эчендә 6 меңгә якын кеше язылган. Психологлар һәм экспертлар ата-аналарга баланы деструктив төркемнәрдән ничек сакларга, үз-үзенә кул салу омтылышларын ничек белергә, үз-үзенә ышанычы булмаган яшүсмергә ни рәвешле ярдәм күрсәтергә икәнлеге хакында сөйли һәм тәрбия буенча киңәшләр бирә.

«Бүгенге көндә мәгълүмат кыры гаять киң һәм андагы контент һәрвакытта да куркынычсыз түгел. Ә хәвеф-хәтәр аеруча нык сагалаган интернет-кулланучылар – әлбәттә инде, балалар. Шунлыктан безнең максат – ата-аналарны кисәтү һәм балаларны кирәкмәгән социаль активлыклардан саклау», - диде психолог, «Ориентир» ресурс үзәге халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасының мониторинг бүлеге методисты Анастасия Ивашкевич.

Аның сүзләренчә, мәкаләләрне 20гә якын кеше әзерли, аларның бер өлеше - «Ориентир» ресурс үзәге хезмәткәрләре. Аларның эшенә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы кураторлык итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Без бергәләп материаллар әзерлибез, һәр постны урнаштырыр алдыннан дулкынлану хисләре кичерәбез. Чынлыкта, гаять зур эш тәҗрибәсе булган, тирән белемгә һәм югары статуска ия кешеләрнең бергә утырып, дөньяны ничек яхшырту, балаларга ярдәм итү, мәгълүматны ни рәвешле тәкъдим итү турында уйлавы кеше ышанмаслык хәл бит. Бәхеткә, бу безнең кулыбыздан килә», - диде Ивашкевичның хезмәттәше Алия Ибраһимова.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X