erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әти-әниләр сынау имтиханы тапшырды

Арчаның икенче мәктәбендә әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар, ягъни балалары урынына куеп, үзләрен сынап карадылар.

Арчаның икенче мәктәбендә әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар, ягъни балалары урынына куеп, үзләрен сынап карадылар.

Ул “Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру бердәм көне” кысаларында үтте. Әлеге бөтенроссия акциясе бишенче тапкыр уза. Әйдәүчесе – мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт. Арчада ул ел да икенче мәктәптә була. Райондагы барлык урта мәктәпләрдән кимендә берәр ата-ана катнаша.

Чыгарылыш имтиханы, аеруча БДИ ныклы белем таләп итә. Әмма тормышта күрсәткәнчә, БДИ тапшыру өчен балага белем генә җитми, аңа үз көченә ышаныч, психологик яктан әзерлек тә кирәк. Монда әти-әнинең ярдәменнән башка булмый. Ата-ана баласы өчен ут йотып, көченнән килгәнчә булышырга әзер булып тора. Тик ничек?

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт БДИ тапшыруның шул якларын күздә тота да инде. Акция балаларда һәм аларның әти-әниләрендә БДИга әзерлек белән бәйле психологик киеренкелекне җиңәргә ярдәм итәчәк, дигән фикердә ул. Ягъни, балаларына психологик ярдәм күрсәтү өчен ата-аналар имтихан тапшыру кагыйдәләре һәм процедурасы белән алдан танышырга, балаларына аңлатырга, аларны тынычландырырга тиеш.

Ата-аналар өчен сынау имтиханы ничек үтте соң? Нәкъ балалары кебек үк әти-әниләр теркәлделәр, шәхси әйберләрен, телефоннарын тапшырдылар, тимер эзләгеч аша үттеләр. Имтихан тапшыру кабинетына кергәч видеокүзәтү тәртибе белән таныштырдылар. Аларга үз күзләре белән имтихан барышында ничек контроль алып барылуы, имтихан тапшыру пунктларында эпидемиологик куркынычсызлык чаралары саклануы, имтихан материалларының ничек бастырылуы һәм эшкәртелүе турында сөйләделәр. Аннан әти-әниләр БДИда катнашучыларга тәкъдим ителә торган биремнәрдән төзелгән имтихан эше яздылар.

 Дөрес, аларга БДИ биремнәренең кыскартылган варианты гына тәкъдим ителде. Әти-әниләр бирелгән текст буенча инша язды һәм шул тексттан чыгып берничә сорауга җавап бирде.  Бер сәгать эчендә эшләп бетерергә кирәк иде. “Балаларга 3-4 сәгать вакыт бирелә. Тик алар инша яза, 25 бирем эшли”, – дип аңлаттылар оештыручылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Имтихан тапшырганнан соң кайбер әти-әниләр белән аралашып алдык. “Мин Сикертән мәктәбендә математика укытам. Кызым Гөлшат Курса Почмак мәктәбендә белем ала. Медальгә бара. Бүгенге эш минем өчен артык авыр булмады. Текст әниләргә мәхәббәт турында иде. “Әнигә сүз белән аны яратуыгызны аңлатканыгыз бармы?” Шул теманы үз эченә ала. Иншаны начар яздым, дип уйламыйм. Биремнәр дә дөрестер, дигән фикердә”, – диде Гөлназ Шәмсемөхәммәтова.

– Мин Симетбаштан. Арчада ветеринария станциясендә эшлим. Ветеринария табибы. Улым Адель Яңа Кырлай мәктәбендә укый. Сыйныфта 19 бала иде. Китеп беттеләр. 11 сыйныфта берүзе укыды, – диде Айдар Әхмәдуллин. – Мондый нәрсәне мин беренче тапкыр күрәм. Ничек үткәнен күз алдына да китерми идем. 1993 елда ук мәктәп тәмамладым. 30 ел үткән. Күп нәрсә онытылырга да өлгергән. Шуңа эмоциональ яктан бик борчылдым. Диск ачылганын 45 минут көтеп утыру... Болай да нервлар чиктән ашкан. Балаларга бик авырдыр.

Сынау имтиханында район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров та катнашты.

– Минем кызым әле 9 сыйныфка бара гына. Шулай да үземне алдан сынап карарга булдым, – диде Алсу Мөхәммәтова. – Башта җыела алмый утырдым. Бланкларны беренче күрәм. Балалар аны ябык күз белән дә тутыра инде. Өйрәнгәннәр. Тест биремнәре авыр булмады. Ике генә сорау бит. Текст белән эшләү бераз кыенлык тудырды. Башта вакытка сыешырмынмы икән, дигән уй башка килде. Үземчә яза башлыйм. Таләпләре искә төшә. Ярамый. Аннан ярты сәгать калды, дип искә төшергәч, тагын каушап калдым. Өлгермим, дип курыктым. Алдан әти-әниләр белән сынау имтиханы үткәрү кирәк икән. Үзең белеп торып, балаларны тынычландыру өчен кирәк. Каушамаска, ашыкмаска, бар нәрсә турында онытып, бөтен игътибарны эшкә юнәлтергә, үз биремнәрең, үз нәтиҗәң турында уйларга кирәклеге турында аңалату өчен кирәк.

        

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X