erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әти-әниләргә җылы хәбәрләр килеп торсын!

Быелгы язгы чакырылышны төгәлләү көне иде бу. Җиде егет.

Әтнәдән Айзат Әсәдуллин, Арчадан Искәндәр Бариев, Ислам Рамазанов, Симетбаш авылыннан  Рөстәм Гайфуллин,  Кышкардан Рәнис Хәйретдинов, Урта Курсадан Илназ  Закирҗанов, Урта Бирәзәдән Азат Фәхриев.

Башта районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов армия шартларын аңлатты. “2009 елдан Арча районында хәрби комиссар булып эшлим. Ел саен 150ләп егетне армиягә озатабыз һәм каршы алабыз. Шушы чор эчендә хәрби частьтан бер генә егет турында да начар хәбәр килгәне юк. Армиядә хезмәт итүче һәр егет безнең тарафтан контрольдә, без алар белән кызыксынып торабыз, командирларына хатлар язабыз, алардан һәр егеткә хезмәт характеристикалары алабыз. Ул характеристиканы мәктәпкә, әти-әнигә, газетага да бирәбез. Туган көн, Яңа ел, 23 февраль бәйрәмнәрендә район башлыгы белән берлектә котлау-лар җибәрәбез. Менә бүген монда 7 егет. Аларның берсе генә дә “мин бармыйм”, “мин калам”, дип әйтмәде. Лаеклы егетләр тәрбияләп үстергән әти-әниләргә рәхмәт. Әти-әниләргә  җылы хәбәрләр килеп торсын, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар”, – дип теләде Алмаз Әгъзамович.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов егетләргә изге теләкләрен әйтте, аларның исән-сау хезмәт итеп кайтуларын теләде, үзенең армиядә ничек хезмәт итүе турында сөйләде. “Егет кешегә армия кирәк, Ватан алдында бурычыңны үтәп, тормышка өйрәнеп кайтасың, – дип сөйләде Ренат Мансурович. – Мин үзем дә армия хезмәте үттем. 2 ел. Тимер юл, вагоннар сакладык. Казанда хезмәт итсәм дә, төрле өлкәләргә барырга, ерак юллар үтәргә туры килде. Чечняда сугыш барган вакытлар ул. Армиядәге дуслар бервакытта да онытылмый. Әле дә аралашабыз. Социаль челтәрләрдә үзебезнең төркем бар. Әти-әниләрегезгә шалтыратып, хәбәрләр җибәреп торыгыз. Бер-береңә ярдәм итеп, дус булып хезмәт итәргә кирәк. Матур киемнәрдән шатланып-сөенеп күрешергә язсын!”

Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Ватан каршындагы изге бурычларны искә төшереп, догалар укыды.

Хәрби частьта  яхшы хезмәт итүче Айназ Галимовның әтисе Рафилгә Рәхмәт хаты тапшырылды. Иске Йорт авылыннан алар. Соңыннан Рафил белән сөйләштек. “Улыбыз Айназ Өчиле мәктәбен тәмамлады, – дип сөйләде ул. – Мәктәптә укыган вакытта дингә тартылды. Намаз укый. Армиягә үзе теләп китте. Башта алар төрле һөнәрләргә өйрәнделәр. Яратып хезмәт итә. Командирыннан Рәхмәт хаты алуы бик күңелле булды. Алла боерса, көзгә кайтачак”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Очрашуга армиядән яңа гына кайткан Арча егете Ислам Гарипов та килгән иде. Арчаның 5нче гимназиясен тәмамлаган. Ул үзенең хезмәте хакында сөйләде. “Егет кешегә армия хезмәте кирәк, – диде ул. – Шартлар әйбәт, ашау яхшы. Теләгән ризыгыңны сайлап аласың. Контрактны тәкъдим итәләр, әмма берәүне дә көчләп ризалатмыйлар. Ихтыярың. Борчылырга урын юк. 24 егет киттек. 24ебез дә кайттык”.

Урамга чыктык. Урта Курсадан Илназ Закирҗанов белән әти-әнисе дә (Фәрит-Нәргис) килгән. “Урта Курса мәктәбен тәмамладым, – дип сөйләде Илназ. – 9ны бетергәч, Казанның медицина көллиятендә 4 ел укыдым. Без гаиләдә 5 бала. 4 малай 1 кыз. Армиягә үзем теләп барам. Мәктәптә укыганда көрәштем. Физик яктан әзерлек бар. Бәлки һөнәрем дә армиядә ярап куяр”.

...Икенче көнне егетләр иртүк район хәрби комиссариаты янына җыелып, Казанга чыгып киттеләр. Яхшы кәрәзле телефоннары өйләрендә калды, чөнки армиядә бары тик гади, арзанлы, төймәле телефоннар гына рөхсәт ителә.

Исән-сау хезмәт итеп, шатланып-сөенеп әти-әниләре белән күрешергә язсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X