erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тигезлекләренә куанып яши алар

Алтын туй

Ташкичүдән Рауза һәм Габделбәр Абдуллиннарның бергә яши башлауларына илле ел.
Авылның бу матур парының алтын туен Мәдәният йортында сайлауга килгән җирләреннән билгеләп үттеләр.
Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин "яшь" парны ишектән үк каршы алды. 
-Илебезгә, җиребезгә тынычлык килсен, кан-яшь түгелмәсен, балалар җиңү яулап исән-сау өйләренә кайтсын. Сабыен югалткан газиз аналарга, тол хатыннарга сабырлык телим. Ил көннәребез матур, картлыгыбыз тыныч үтсен. Яңа сайлана торган ил хуҗасы безгә, өлкәннәргә карата юмарт булсын. Аллага шөкер, пенсия алабыз, үзебезнеке үзебезгә җитеп бара. Балалар үз көннәрен үзләре күрә, - диде Рауза апа теләкләрен җиткереп.
Аларны авыл җирлеге башлыгы алтын туйлары белән котлады, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге һәм өйгә кайткач тәмләп чәй эчәргә күчтәнәч тапшырды.
Габделбәр абый Ташкичүдән, Рауза апа Ашытбаш кызы.
- Мин шофер булып эшләдем. Хуҗалык рәисен йөрттем. Ул Ашытбаш авылында яши иде. Шунда Раузаны очраттым, - диде Габделбәр абый.
Үтә чибәр (ул әле дә бик матур), ягымлы, чая, җитез кызны клубта күреп ала егет. Һәм ошата. Рауза күңелен дә биләп ала. Рауза җырлый, Габделбәр гармунда уйный - ут уйнаталар ул чакта авыл клублары сахнәләрен. 
- 1974 елның 15 мартында никах булды, 16-17 мартта туй үткәрдек, - диде Рауза апа 
Габделбәр абый кызны үзе йөрткән "ГАЗ-69" машинасына утыртып алып кайта.  Туй, килен ашы - берәүнекеннән дә ким үтми. Аннан бердәнбер малай буларак (ике апасы бар) Габделбәр төп йортта кала.
- Мин Яңа Кырлайда укыта һәм педагогика институтында читтән торып укый идем. Кайнана, кайната белән яшәгәч, аларны да тәрбияләргә, балалар тугач, аларны карарга кирәк. Шуңа институтны ташларга туры килде. Амбарга склад мөдире булып урнаштым һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшләдем, - диде Рауза апа.
- Рауза сәхнәлардә чыгыш ясады, халык арасында булды. Бер вакытта дә йөрмә, дип әйтмәдем. Килешеп гомер иттек, - дип куйды Габделбәр абый.
Өч балалары туа. Алар тормышлы инде. Лилияләре Казанда,  хисапчы, биш ул үстерә. Икенче кызлары Голназ Яңа Кенардә, ул да хисапчы, өч баласы бар. Уллары Дилус үз эшен башлап җибәргән, шулай ук өч бала үстерә. 11 оныклары гына бар инде Рауза һәм Габделбәр Абдуллиннарның. - Кайталар, булышалар. Оныклар каникул буе авылда була. Икәү генә яшәсәк тә, авырлык тойган юк. Балалар ярдәме белән әлегә кадәр икешәр бозау асрадык, кош- кортлар тотабыз, сыерны да быел гына бетердек, - диде Рауза апа.
Ташкичүнен танылган "Өммегөлсем" фольклор ансамбленә йөргән, телевидениедә "Аулак өй" тапшыруында да катнашкан мөнәҗәтләр җырлау остасы Рауза апа. Намазга баскач ярамас дип туктаган. Хәзер илебезгә тынычлык. егетларнең исән-сау кайтуларын теләп Коръән чыга. Быел аңа 70, Габделбәр абыйга 75 яшь тула. Тигезлекларенә куанып яши алар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X