erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тикшерү материаллары белән танышу

2006 елның 5 февралендәге “Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында”гы 59 номерлы Федераль законда дәүләт, җирле үзидарә органнары яки дәүләт эшендәге кешеләр мөрәҗәгатьләрне караганда гражданин, әгәр бу башка кешеләрнең хокукларына, ирегенә һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылмаса һәм күрсәтелгән документларда һәм материалларда дәүләт сере һәм федераль закон белән саклана торган башка мәгълүматлар булмаса, мөрәҗәгатькә кагылышлы документлар һәм материаллар белән таныша ала.

 

 

Россия Федерациясе прокуратурасы органнарында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау һәм кабул итү тәртибе турындагы инструкциянең 4.15 пункты нигезендә, гариза бирүче яисә аның вәкиле язмача гариза буенча, әгәр бу материаллар турыдан-туры аның хокукларына һәм ирегенә кагылса һәм күрсәтелгән документларда һәм материалларда дәүләт яки федераль законнар белән саклана торган башка сер булмаса, документлар белән танышырга, шулай ук үз техник чараларын кулланып әлеге документлар һәм материалларның күчермәләрен алырга хокуклы.

Тикшерү материаллары белән танышу яисә әлеге материаллар белән таныштырудан нигезле баш тарту турындагы карар гариза кергәннән соң ун көн эчендә кабул ителә.

Тикшерү материаллары белән танышу әлеге материаллар карауда булган прокурор яисә югарырак торган прокурор карары белән башкарыла.

Тискәре карар кабул ителгәндә гражданинга әлеге карарны югарыдагы прокурорга яки судка шикаять итү хокукы аңлатыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Динар Низамов,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе,

1 класслы юрист

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X