erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әтиләр көне белән!

Ниһаять безнең урамда да бәйрәм: Россия Президенты Указы нигезендә һәр елны октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көнен билгеләп үтәчәкбез.

Аерым ял көне түгел түгелен, әмма әлегә монысы да ярап тора, әтиләрнең абруен бераз булса да күтәрәчәк.

– Нәрсәгә шатланасың? – ди бер танышым. – Син бабай бит инде.

– Бабайның да ниндие генә әле! – дим. Әле бакчага йөрүче Зилә оныгымның миңа биргән бәясен сөйләп күрсәтәм.

 Зилә беркөнне: “Бабай, синең кебек яхшы бабай планетада юк!” – ди. Бераз торгач: “Хәтта космоста да юк!” – дип өсти. Моңарчы ишеткән мактау сүзләренең барысыннан да өстен бәя бу! Хәтта президентлар әйткән мактау сүзләре дә йөрәккә алай ук май булып ятмас иде. (Хәер, андый бүләккә дә каршы килмәс идем).

Баягы танышыма: “Әти булмыйча бабай булып булмый бит”, – дип тә өстәдем әле.

Әтиләр, бабайлар кичләрен бакчага балаларны, оныкларны алырга җыелабыз. Танышлар күп анда, сөйләшер темалар да җитәрлек. Указ чыккан көнне, билгеле инде, сүз шул турыда барды.

– Югарыдагылар башта ана капиталы биреп ялгышты, – диде шунда бер яшьрәк әти. – Башта аны әтиләргә бирергә кирәк иде!

– Ничек инде алай? – диештек. – Баланы ана таба бит инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ана берне генә таба инде ул, – диде бу, исе китмичә. – Ә менә ата капиталы биргән булсалар, илне күптән бала белән тутыра идек. Безгә аның кадәр акча кирәкми дә бит инде, бераз бирсәләр, шул җитә иде.

Ул үз каланчасына карап сөйлидер инде, рәхәтләнеп көлештек тә, таралыштык.

Ә шулай да әтиләрне шулай илкүләмендә олылаулары күңелле бит инде. Югыйсә, әнә кичләрен үзәк каналларда балаларның аталары кем булуын ачыклый алмый тилмерәләр. Үзен әни дип йөргән хатын кайчан кем белән йоклавын да хәтерләми, ДНК анализы алып әти кешене эзлиләр... Ата капиталы бирсәләр, әтиләр балаларыннан качып йөрмәсләр иде, диюем.

Совет заманында да әтиләрне санга сугучы булмады. Балалар күп туа иде үзе, тик СССРда секс юк иде! Партия уңнар, сулларны бетереп, халыкны, шул исәптән ирләрне дә туры юлдан гына алып барды. Дөрес, сулга йөрүчеләр булгалый иде. Галимнәр бу хәлнең табигый икәнен раслап та бирделәр әле. Бактың исә, ирләрнең сул аяклары бераз кыскарак икән. Туры барасың кебек, ә теге аяк сулга каера. Моңа ир түгел, теге аяк гаепле.

Дөрес, хатыннары зарланып килгәч, аяк гаепле, дип утырып булмый бит инде. Сулга йөрүче ир затларын иптәшләр судлары алдына бастырдылар, партия җәзасы бирделәр. Азгын җитәкчеләрне райком бюросында җәзалыйлар иде.

Хәзер партияләр күп, кемнең кая йөргәнен дә белеп бетерерлек түгел, ДНК буенча табылган әти әти була алмыйдыр инде.

Ә шулай да бу бәйрәм – күңелле бәйрәм. Мин аны чын әтиләр бәйрәме итеп күз алдына китерәм. Һәм үз әтием күз алдына килеп баса.

... Сигезенче сыйныфта укыганда әти белән урманда кул пычкысы белән агач кистек. Ботак ботаганда балта минем тез башына эләкте. Якындагы авылга төшеп танышларда кундык. Кан шактый киткән иде, әти төне буе миңа канны күбәйтә, дип шикәр ташыды.  Әле дә ул минем янда шикәр тотып торган кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X