Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Тимергали нәселе шундый икән ул”

    Яңа Кенәр авылында яшәүче Мидхәт абый Сәфәров быел 77нче Җиңү язын каршы ала.

    Яңа Кенәр авылында яшәүче Мидхәт абый Сәфәров быел 77нче Җиңү язын каршы ала.

    Шушы көннәрдә без Яңа Кенәрдә булып, сугыш ветераны белән очраштык. Кечерәк кенә буйлы, гаҗәеп ачык йөзле Мидхәт абый безне иртәдән әзерләнеп көтеп торган, күкрәген орден-медальләр күмеп китә язган затлы костюмын кигән. Шунда ук яшьләрчә бер җитезлек белән урыныннан торды һәм зурлап кул биреп күреште. Бик теләп үзенең тормыш юлы турында сөйләп китте. Ә без үз чиратыбызда кызыксындырган сорауларыбызны бирдек. Озакламый әңгәмәгә Мидхәт абыйның бертуган энеләре Әхәт Сәфәров һәм Фирдәвес Тимериев та килеп кушылды.

    Мин Кызыл Яр авылында туып-үстем. 1925 елгы. 95 яшь тула.

    – 97 бит, Мидхәт абый.

    – Ай-һай, ике елны арттырасыз.

    – Хәтерләсәгез, сезне 95 яшь белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде.

    – Ярар, алайса, сезнеңчә булсын. Башта үзебезнең авылда, аннан Иске Өҗемдә, Яңа Кенәрдә укыдым. 10 сыйныф булмый, дигәч, район мәгариф бүлегенә кердем. Иске Ашыт мәктәбенә укытучы итеп билгеләделәр. Шуннан солдатка алдылар. Сугыш башланды. Беренче булып безне Беренче Белоруссия фронтына җибәрделәр. Башта Германиягә каршы сугыштык, аннан японнарга каршы көрәштем. Нинди шәһәрләрне азат итүдә катнашуымны әйтә алмыйм, оныттым инде.

    – Бу орден-медальләрне нәрсә өчен бирделәр?

    – Төрлесе бар инде. Разведкага барып, тел алып кайткан өчен дә, батырлык үрнәкләре күрсәткәнгә дә. Барысын да кая хәтерләп бетерәсең.

    – Сугыштан соң нәрсә белән шөгыльләндегез?

    – Җиде ел ярым хезмәт итеп кайттым мин. 1950 елда. Кайткач Казан педагогия училищесында, аннан педагогия институтында укыдым. Тарих укытучысы мин. Яңа Кенәр мәктәбендә эшләдем. Интернатта (ул вакытларда интернатлар бар иде бит) тәрбияче булып.

    – Сәгыйдә апа белән кайчан өйләнештегез?   

    – Сугыштан кайтуга. Язын кайттым, көзен өйләндем. Әни сүзе белән. Энең өйләнәм дип әйтә, әйдә, тизрәк өйлән, диде. 8-9 сыйныфта минем белән бергә укыган Югары Орының Сәгыйдә калган инде кияүгә чыкмаган, шуны алып төшимме соң? – дидем. Алып төш, диде. Менә шулай гаиләле дә булдым. Бик яхшы гомер иттек. Сәгыйдә апаң юк инде. Балаларыбыз бик игелекле булдылар. Ике улым да үзем кебек укытучы һөнәрен сайладылар. Бер улым Лениногорскида, атказанган укытучы, икенчесе – Арчада. Кызым Сәвирә минем янда.Терәкләрем нык минем.

    – Мидхәт абый, сезне Ерак Көнчыгышта да булып кайткансыз, диделәр?

    – Әйе. Бергә хезмәт иткәннәрнең дуслыгы нык икән. Ветераннар советы төзелеп, япон сугышында катнашканнарны Благовещенск шәһәренә чакырдылар. 1990 елда булды ул. Берүзем чыгып киттем, сугышчан дуслар белән очраштым, сугышкан урыннарда булдык.

    Реклама

    – Сез курку белмисез инде, ел да Арчага парадка да киләсез. Әле дә.

    – “Кайнар” нокталарда булган егетләр җыелып “УАЗ” машинасын төзекләндереп чыктылар. Шуңа утыртып ел да Арчага алып киләләр. Быел да барырга дип торам, күрсәм, кул болгап китәрмен. Аннан ел да диярлек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга бардым. Аның белән бергә фоторәсемгә дә төштем әле.

    – Мидхәт абый, әтиегез дә сугышта булып, хәбәрсез югалган икән.

    – Ул гражданнар сугышында да булган, немецларга каршы да барган. Киткәндә яше кырыктан үткән иде инде. 1942 елда алынды ул. Мин аннан соң, 1943 елның гыйнварында. Бик озак еллар хәбәрсез югалган дип йөрдек. Хәтер китабыннан аның һәлак булуы һәм күмелгән урыны турында белдек. Өч бертуган “Москвич” машинасында Мәскәү астына чыгып та киттек. Каберендә булып, догалар кылып кайттык.

    – Озак яшәүнең сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?

    – Нәселдән дә килә торгандыр инде ул. Энекәшләр дә мине куып килә. Әхәт 1928 елгы, Фирдәвескә дә 80 яшь. Ике кыз туганыбыз гына озын гомерле булмады. Тәмәке тартмадым, аракы эчмәдем, гомер буе спорт белән шөгыльләндем. Чаңгыда йөрдем мин. Соңгы вакытта гына туктадым. Җәяү күп йөрим. Әле дә төшкә кадәр, төштән соң кырыгар минут йөреп кайтам. Дөрес, быелларда таяк белән. Гомер буе (бабай-әтидән калган) умарта корты тоттык. Анысын да соңгы берничә елда гына бетердем. Әти сугыштан хат язган: “Сыерны бетермә. Үлсә дә артык борчылма, балаларны гына кара. Бал ашат”, – дип язган. Ничек шул сүзләрдән соң әти шөгылен дәвам итмисең инде.

    – Сезне Амосов системасы белән яши, дип серегезне чиштеләр әле. Нәрсәдән гыйбарәт инде ул?

    – Әйе, гомер буе диярлек. Нәрсәдән гыйбарәтме? Режимны саклау. Бер вакытта йокыдан торам, ятам, иртән юынгач сөлге белән тәнемне ышкыйм, элегрәк физзарядка да ясый идем әле, бер вакытта ашарга утырам, күп ашамыйм, күп йөрим. Бернәрсәсе дә юк аның.

    – Әхәт абый, киләсе соравым сезгә. Сез сугыш башланганда ничә яшьтә идегез? Ул көннәрне хәтерлисезме?

    – Хәтерлим, бик яхшы хәтерлим. 7 сыйныфтан соң хуҗалыкта тирес түгә идек. Берара ыгы-зыгы китте. Сугыш башланган, диделәр. Төштән соң эшләтмәделәр. Әтине сугышка алган вакыт та бүгенгедәй күз алдымда. Әни ипи киптерде, шуны капчыкка тутырдык. Әтине озатып калдык һәм шуннан әти... бетте инде, башка күрмәдек. Аның артыннан абыйны алдылар. Гаиләдә төп ир-ат булып мин, 13 яшьлек малай калдым. Авыр булды, бик авыр. Бер ел колхозда эшләдем. Әни миңа укы, укытучы бул, диде. 16 яшемдә мин укыта идем инде. Шекә мәктәбендә. Әни тырышты, безне ач итмәс өчен бөтен көчен куйды, ул пешергән чыпчык күмәче тәме әле дә авызда. 

    – Әхәт абый, әниегез укытучы бул, дигән. Соңыннан да аның бу теләген тормышка ашырдыгызмы?

    – Әйе, гомеремне шуңа багышладым. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернатта тәрбияче булып эшләдем мин. Хезмәтемне яраттым, күңелемне биреп башкардым.

    – Ә менә мин әтине бөтенләй белмим. Әти сугышка киткәндә өч көнлек булып калганмын. Табан астын гына кытыклап китте, – дип көлеп сүзгә кушылды Фирдәвес абый. – Акыллы кеше булгандыр, дип уйлыйм. Хатларын, саргаеп бетсә дә, әле дә саклыйбыз. Тәрҗемә иттереп укыдык аларны. Үзе түгел, безнең турыда кайгырткан.

    – Фирдәвес абый, сез читтә яшәгәнсез икән?

    – Әйе, Самарада. Шунда хезмәт иттем. Соңыннан курсантларны укыттым. Тик белемем булмагач, офицер званиеләре ала алмадым. Аннан ил кушуы буенча төзелешкә киттем. Яхшы эшләдем. Тимергали нәселе шундый икән ул.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: