erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тимур Кадыйров: Төп законга төзәтмәләр тормышны яхшы якка үзгәртәчәк

РФ Конституциясенә төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртәчәк. Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыйров «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне өйрәнгәч, кеше аларның барысы да илебезне көчәйтү, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлгәнлеген аңлаячак. Алар эшчәнлекнең барлык аспектларына, яшьләргә, укытучыларга кагылачак һәм халыкның һәр катламы өчен актуаль булачак. Шунлыктан бөтен кешегә дә участокларга килергә һәм әлеге төзәтмәләр өчен тавыш бирергә кирәк», - дип белдерде Кадыйров.

Аның сүзләренчә, илнең төп законын яңарту шулай ук төбәкләр дәрәҗәсендә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча өстәмә мөмкинлекләр булдырачак, бу исә тулаем алганда бөтен ил һәм татарстанлылар тормышында уңай чагылыш табачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Иң мөһиме – Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк. Бүген бу аеруча мөһим. Төрле халыкларның вәкилләре әйтүенчә, халык телсез яши алмый. Әлеге мәсьәлә Конституциядә беркетелсә, күп кенә халыклар өчен бу зур шатлык булачак», - дип сүзен йомгаклады Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X