Реклама
Иске булса да, күзгә ятышлы бина иде. Х
Көн саен эштән кайтканда элеккеге почта бинасына күз төшә."Типкәләделәр дә, яралы килеш калдырып киттеләр", - диясе килә. Иске булса да, күзгә ятышлы бина иде. Хәзер башын бәреп төшергән һәйкәл кебек. Үзгәртеп кора башлагач, күпме тавыш чыкты. Хуҗаларына күз буяу өчен генә аз гына суммада штраф салдылар да, шуның белән эш бетте. Исмасам, түбәсен ябып куйсыннар иде инде. Элеккеге хәленә кайтарып. Башкалар ничек уйлый икән? Фикерләрен беләсе килә?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз