Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тире эленеп кенә торган шыр сөяктән калган

    Мәетләрне зур чокырга ташлаганнар

    Арчадан хәрби комиссар Алмаз Борһанов җитәкчелегендә бер төркем делегация Суслонгерда булып кайтты.

    Бу матур гадәткә әверелде инде. Башка елларда Җиңү көне алдыннан баралар иде. Быел сәфәр сугыш башланган көн алдыннан оештырылды. Аннан 1 июль көнне биредә хәрби лагерь оешканга 80 ел була. Бу юлы төркемгә сугыш елларында Суслонгерда газап чиккән бабайлары, әтиләре, туганнары булган ветераннар да кушылды.

    Суслонгер вакыйгалары турында ишетеп беләм. Ул якларны үз күзләрем белән күрәсем килде, диде гомер буе укытучы булып эшләгән Ясминә Бакыева. – Үземнең бабаем да шушында булган. Әби ике тапкыр җәяүләп янына барган. “Ике баланы кешегә калдырып киттем. Урман кисәләр. Шыр сөяк, күзләре  эчкә баткан. Әмма аларда яшәү чаткысы бар. Шул авылга барып чыксагыз, безнекеләргә сәлам әйт, диләр. Икенче баруымда ирең юк инде, диделәр. Алып килгән әйберләрне биреп калдырдым да елый-елый кайтып киттем”, – дип сөйләде ул.

    Суслонгерга беренче генә баруым түгел. Быел анда үзгәрешләр булган. Сугыш чорында һәлак булган авыл халкы истәлегенә обелиск куелган. “Анда мең фамилия, быел тагын 9 кешене өстәдек”, – ди авыл җирлеге башлыгы Сергей Кудряшов. Татар фамилияләре дә бар. Арчалар һәйкәлгә венок куйдылар. Имам-мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин дога кылды. “Нинди генә милләттән булсак та, без бердәм халык. Догаларыбыз мәрхүмнәрнең рухларына барып ирешсен. Аллаһы Тәгалә разый кылсын”, – диде ул.

    Киләсе тукталыш – арчалар карап торган каберлек урнашкан зират. Якташларыбыз нәкъ менә шул урынга күмелгән дигән сүз юк монда. Мәетләрне зур чокырга ташлаганнар гына.

    – Үлгәннәрне ат арбаларына төяп алып киләләр дә, каберлеккә тотып-тотып кына аталар. Кайсы ялан өс, кайсы күмәкчән, шинельдән булганнары да бар. Дөрес, офицерларны музыка белән күмәләр иде. Безнең мәктәптә укыган вакыт иде. Карарга барабыз. Мескеннәр, тире эленеп кенә торган шыр сөяктән. Ачка шешенеп үлделәр инде алар. Офицерлар авыл хатыннары янында ятты, бөтен продукцияне аларның балаларына ташыды. Шушы тирәдән узганда яисә махсус килеп, көн дә дога кылып китәм. Яхшы кешеләр ята. Дога кылучылары юклары да бардыр,  – диде 87 яшьлек Сания апа Эмирсоинова.

    Ул үзе Суслонгерда туып-үскән, татар милләтеннән. Ире Кырым татары. 1944 елда Кырым татарларын бирегә сөргәннәр. 10 мең кеше булган. 46 проценты үлеп беткән.

    Арчалар каберлекне чистарттылар, чәчәкләр утырттылар, Әмир хәзрәт корьән укып дога кылды, әби-балаларыннан, әтиләреннән ишеткән истәлекләре белән уртаклаштылар.

    – Минем әтием Бикмурат Фазылҗанов. 1924 елда Ашытбаш авылында туган.1942 елда 18 яше тулу белән сугышка алганнар. Командир итеп әзерләү өчен аны Сарапулга җибәргән булганнар. Әмма сугыш барганда ничек инде без монда ятабыз, дип әти иптәш егете белән аннан качкан. Әмма ерак китә алмаган, аларны 1942 елда Суслонгерга җибәргәннәр. Әти үги әни белән яшәгән. Шуңа 16 яшендә авылдан чыгып китәргә туры килгән. Тимер юлларда эшләгән. Әзрәк русча белгән. Шуңа аны биредә бер отделениегә командир итеп куйганнар. “Минем карамакта 30 кеше иде, 18 төрле милләттән. Бер авыз русча белмиләр иде”, – ди. Землянкаларда яшәгәннәр. Өскә дә, аска да юк. Киемнәрне сатып офицерлар акча эшләгән. Ә иң зур михнәт ачлык булган. Итне күрмәгәннәр дә. Ипи белән бәрәңгене суга болгатып биргәннәр. Бик күп кеше ачлыктан үлгән. Әти фронтка китеп барып кына исән калган. Суслонгер хәрби лагерьларында танкка каршы мылтыктан атучылар әзерләгәннәр. Әти сугышта шул мылтыктан атып берничә танкны яндырган. “Дан ордены”на лаек булган. Сугыштан исән кайтты ул, 84 яшенә кадәр яшәде, – диде Яңа Кенәрдән Феликс Фазылҗанов, аннан әтисенең Суслонгерда күргәннәренә багышлап үзе иҗат иткән шигырен дә укыды.

    – Әбинең энесе Суслонгерда булган. Шәҗәрә ясаганда килеп чыкты, – диде Римма Надершина. – Биредә кешеләр ачтан үләләр, дигәч, әбинең сеңлесе Әминә апа ризык җыеп, җәяүләп шунда барган. Туганыбыз сугышка киткән һәм хәбәрсез югалган.

    Реклама

    – Разыя кодагыйның әтисен кайтарганнар. Бер ел кашык белән генә ашатканнар. Аннан үлгән. Дүрт баласы калган, – диде Рәмзия Хәмидуллина.

     Сәгыйдә Гаязова зираттагы һәйкәлдә туганының фамилиясен дә күрсәтте. “Кияүнең туганы ул. Ел саен барып, дога кылып кайталар”, – диде.

    Быел Суслонгерда мәчет төзи башлаганнар. Бик матур, дүрт яктан дүрт манаралы. Эчке эшләре генә калып бара.

    – Хәрби лагерьларда үлгәннәргә хөрмәт йөзеннән без аны юл кырында төзедек. Бу юлдан мәетләрне зиратка ташыганнар, – диде шушы эшне башлап йөргән, оештырган, үзеннән зур өлеш керткән эшмәкәр Илгиз Кәримов. – Арча ягында туганнар күп. Суслонгердан, дисәм, солдатлар үтергән җир, дип шунда ук мөхер сугалар. Шуны киметү өчен мәчет төзергә булдык. Үлгәннәргә хөрмәт йөзеннән. Бөтен халык булышты. Безнең бистә халкының дүрттән бер өлеше татарлар.

    Зиннәт хәзрәт Әхмәдуллин сугыш башланганда биш яшендә булган. Бала йөрәге ул елларда үзләрендә булган хәлләрне гомерлеккә сеңдереп калган. Хәзер аңа 85 яшь. Шул турыда елый-елый сөйли.

    – Әти минем пекарняда эшли иде. Азмы-күпме икмәк эләкте. Күршеләр аның кайтканын көтеп торып, безнең янга җыела. Әти аларга да азмы-күпме өлеш чыгара. Күпме инде ул? Тел очына гына тия. Ай ул ачлык... үзәкләргә үтте, – диде ул. – Ә солдатлар?! Алар ничек түзгән? Бер солдат ничектер лагерьдан качкан. Аны авыл тирәли эзләделәр. Килеп чыгуга минем күз алдымда атып үтерделәр. Бик күп кешеләр үлде анда. Бервакыт бер машина солдат Көмеш күлгә төшеп киткән. Кемгәдер шулай кирәк булгандыр инде. Ворошиловны да күрдем мин. Ул килеп киткәч кенә тәртип урнашты. Бүгенге, киләчәк буын без күргәнне күрмәсен иде.

    Хәрби лагерь урнашкан урында да булдык. Урман эчендә. Сазлык. Комлык. Бистәдән 12 километр ераклыкта. Без автобус белән көчкә барып җиттек. Комга батып катып, җыйнаулашып берничә тапкыр автобусны этеп чыгарырга да туры килде. Сергей  Кудряшов тар тимер юл линиясе (узкоколейка) булган урынны да, землянкалар урнашкан җирләрне дә күрсәтте. Аннан Көмеш күл буена алып китте. Хәзер бу бик матур урында су коенырга, ял итәргә киләләр.

    Алмаз Борһанов ашау мәсьәләсен дә кайгырткан иде. Пылаудан авыз итеп, сөтле чәйләр эчкәннән соң, Арча үзәк мәчетеннән Наил хәзрәт Мөхәммәтҗанов, Югары Оры мәчете имамы Феликс хәзрәт Фазылҗанов коръән укып дога кылдылар.

    – Суслонгерга бару күптәнге хыялыбыз иде. Теләге булганнар кушыла ала, дигән хәбәрне шатланып каршы алдык. Шундый сәяхәт оештырган, безне хөрмәт иткән өчен хәрби комиссар Алмаз Әгъзамовичка олы рәхмәтебезне белдерәбез, – диде район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина. – Безнең догаларыбыз шушында ятып калган солдатлар рухына барып ирешсен, рухлары шат булсын иде.

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: