erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тирән кайгы...

Районыбызның Яңа Кенәр участок хастаханәсендә бик күп еллар хезмәт куйган данлыклы табиб Дамир Нурый улы Сафин мәңгелеккә арабыздан китте...

Узган елның ахыргы айларында куелган онкология чире диагнозын җиңеп, Дамир Нуриевич быелгы җәйдә яңадан эшкә чыга. Җиң сызганып, бар көчен туплап яраткан эшенә керешә ул. Тик, ни кызганыч, коронавирус йоктырган авыручы белән аралашканнан соң, үзендә дә әлеге чир ачыклана һәм аны Казан шәһәре хастаханәсендә дәвалыйлар. Ә бүген, 23 июнь көнне, бөтен район халкын тетрәндереп, үзәк өзгеч хәбәр килеп иреште. Әлегә вафат булуының сәбәбе турында рәсми мәгълүмат юк.  

41 ел гомерен Яңа Кенәр участогына караучы 17 авыл халкына багышлый Дамир Нуриевич. “Үз эшенең остасы, алыштыргысыз белгеч, тугры дус иде ул. Без ятим калдык...”- дип искә ала хезмәттәшләре. Хирург булып башлаган хезмәт юлын берничә елдан ул баш табиб булып дәвам итә. Дарулар белән генә түгел, тәмле теле, күтәренке кәефе, ихлас теләкләре белән дә дәвалый иде Дамир ага авыл халкын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гаиләсенең, якыннарының, хезмәттәшләренең тирән кайгыларын уртаклашабыз. Аллаһ һәркайсыгызга сабырлык бирсен!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Светлая Память Дамир Нуриевич будит всегда в наших сердцах пусть земля пухом...Любим и Помним. Спи спокойно Дамир Нуриевич.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авыр туфрагын жинел булсын Дамир абый

      • аватар Без имени

        0

        0

        Урынын ожмах турлэрендэ булсын. Бик кызганыч. ???

        • аватар Без имени

          0

          0

          Авыр туфрагын жинел булсын урынын ожмахта булсын Дамир абый БИК ярдэмчел,эйбэт кеше идегез???

          • аватар Без имени

            0

            0

            Сезнен кебек олы шэхеслэр, остазлар менгэ бер генэ туа.Урыныгыз ожмах турлэрендэ булсын, тар каберлэрен кин булсын. Якыннарына, балаларына ходай сабырлык бирсен. Бик-бик юксынырбыз эле без СЕЗНЕ!!! Тошеп кенэ югалдыгыз кебек.Хич кенэ дэ язмыш бн килешэсе килми, хич кенэ югалтасы килми иде СЕЗне! Ничек шулай булды сон эле?! Матур гамэллэрегез, изге эшлэрегез, онытылмас исемегез калды. Шул исемегез район жирлегендэ мэнгелэштерелсэ иде!!!!

            2
            X