erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әтисе, әнисе, энесе, сеңлесе бер көнне җирләнде

Коми Республикасы трассасында һәлак булган Башкортстан кешеләре Латыйповларны туган яклары - Бакалы районының Корыч авылында җирләделәр.

Фаҗига Усинск шәһәре янында булган иде. "Lifan" руле артында гаилә башлыгы була. Күпмедер вакыттан соң ул идарәне югалта һәм автомобиль каршы як полосага чыга, анда КамАЗ бензовозы белән бәрелешә. 46 һәм 47 яшьлек ир белән хатын, шулай ук аларның балалары – 19 яшьлек кыз һәм 15 яшьлек үсмер һәлакәт урынында үлә. Соңрак кызның күптән түгел генә кияүгә чыгуы билгеле булды. Никахтан соң ул туганнары белән бергә әйберләрен алу өчен Усинск шәһәренә юл тота. Гаилә үз вакытында Башкортстаннан күчеп килгән. Һәлак булган ир белән хатынның бары 25 яшьлек улы гына исән калган. Нәкъ менә ул әти-әнисенең, сеңлесенең һәм энесенең туган ягына гәүдәләрен алып кайтуны оештыру белән шөгыльләнгән.

Фото: mk.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/tise--nise-enese-se-lese-ber-k-nne-irl-nde-147122/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X