erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әтисенең шәүләсен генә хәтерли

​​​​​​​Шушы көннәрдә Казанбашта яшәүче Люция һәм Габделфәрт Шакирҗановлар бергә яши башлауларына 55 ел тулуны билгеләп үтә.

Шушы көннәрдә Казанбашта яшәүче Люция һәм Габделфәрт Шакирҗановлар бергә яши башлауларына 55 ел тулуны билгеләп үтә.

Моннан биш ел элек алтын туйлары белән бу парны  район башлыгы Илшат Нуриев котлаган һәм бик матур самовар бүләк иткән булган. “Биш ел инде күз карасы кебек саклыйбыз. Аңа кагылырга ярамый. Чөнки ул район башлыгы бүләге”, – диде кызлары Гөлнара зур сер әйткәндәй колакка гына. Шулай ук гармун да почетлы урынны алган. 8-9 яшь тирәләрендә үзлегеннән уйнарга өйрәнгән Габделфәрт абый. Бүгенге көнгә кадәр гармун аның  юлдашы, дусты. Кулына алып уйнап җибәрүгә йөзе үк балкып китте.

Бик авыр тормышта үсә Габделфәрт абый. Хәтта ул бу хакта сөйләгәндә дә күзләрдән яшь килде, каз тәннәре чыкты. Әтисе сугышка киткәндә 6 бала кала. “1943 елда Арча станциясе аша үтәргә туры килгән әтигә. Шунда ул җай табып тиз генә өйгә кайтып киткән. Миңа 2 яшь. Шәүләсен генә хәтерләгән кебек. Бик хәерче яшәдек. Олы абый ФЗӨгә китеп, Себердә кала. Икенчесе армиядә. Утын булса да бирер, дип әни Казанкага кияүгә китте. Олы бала булып 9 яшьлек мин калдым. Әби белән”, – дип искә төшерә ул балачагын.

11 яшьтән малай көтү көтә башлый. Чыннан да үги әтиләре утын белән тәэмин итеп тора. Алып кайту да Габделфәрт өстендә.

– Бервакыт шулай арбага утын төяделәр. Кичке як. Кайтып киттем Казанкадан урман буйлап. Чыбыркыңны катырак шартлатып бар, дип киңәш иткәннәр иде. Бүреләр чыкмасын, диюләре булгандыр инде. Берзаман карыйм, каршыга карачкы килә. Бетте баш, бүре, дидем. Бәхетемә, әби булып чыкты. Таягына таянып каршыга чыккан.

Бу сүзләрне сөйләгәндә Габделфәрт абыйның күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады. Тәмам үзәгенә үткән аның ул еллар, хәерчелек. 16 яшьтә иске телогрейка киеп, әле мыек та чыкмаган егет шахтага чыгып китә.

– Барып җиттем. Җитәкчене кәтеп алдым. Артыннан киттем. “Забойга куегыз. Миңа күп акча эшләргә кирәк”, – дидем. Аркадан сөйде дә, ашыкма әле, өлгерерсең, диде ул. Пилорамага куйды. Аннан шахтага урнаштым, – дип сөйләп китте Габделфәрт абый. – Киемнәр алдым. Бераз акча тупладым. Казанга кайтып, электромонтер белемен үзләштердем. Красноярскига эшкә җибәрделәр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Габделфәрт белән чираттагы ялга кайткач таныштык. Миңа 19 яшь тә тулмаган иде әле, аңа иярдем дә Красноярскига киттем. Хәрби шәһәрчектә тордык. Света исемле кызыбыз шунда туды. Аңа бер яшь булганда Арчага кайтып урнаштык, – дип кушылды Люция апа.

Ул бик актив, чая кыз була. Сәхнәләрдә чыгыш ясый, бии, җырлый. 11 сыйныфтан соң мәктәптә әйдаман булып эшли. Шулай көтмәгәндә кияүгә дә чыга. Чит җирләрне айкап кайта, Арчада промкомбинатта, райсобеста, ире белән бергә ММКРда эшли. Фатир бирәләр. Икенче кызлары Гөлнара туа. Тормыш шулай үз агымында бара.

– Әтинең портреты озак еллар хакимият каршындагы мактау тактасында торды. Мактаулы электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы иде ул. Мәктәптә укыганда гел дус кызларымны җыеп алып төшеп, әтиемнең портретын күрсәтә, әтием белән мактана идем, – диде Гөлнара. – Әти бик оста җылылык батареялары кертүче дә иде. Пенсиягә чыккач та озак еллар эшләде. Әле берничә ел элек кенә туктады. Гомер буе авыр хезмәттә эшләде, гадел булды.

– Әйе, хезмәтемне намус белән башкардым, макталып килдем. Җитәкчеләр хөрмәт итте. Бервакыт (1982 ел бу) Ислам Зәкиев янына (ул чакта район башкарма комитетын җитәкли иде) мотоцикл сорап кердем. Нигә мотоцикл, машина ал, диде ул. Шулай машиналы булдым, – дип куйды Габделфәрт абый.

Шакирҗановлар бүгенге көндә Казанбашта яшиләр. Габделфәрт абый салган икенче йорт бу. Төзегәндә аңа 58 яшь булган. “Аллага шөкер, тормышыбыз бик рәхәт. Пенсия алабыз, җитә. Балалар кайтып булышып тора. Оныклар өчен куанып яшибез. Авылда хөрмәт итәләр. Күршеләребез бик яхшы, хәлне белеп торалар”, – диде Люция апа.

Баштарак кош-корт, терлек тотканнар, умарталары булган. “Хәзер чыпчыклар ашатабыз. Кыш буена ике кисмәк ашлыкны бетерәм. 1981 елдан бирле көндәлек алып барам. Шунда шигырьләремне дә язам”, – диде Габделфәрт абый. Алты төрле гәҗит алдыралар. Сканворд чишәләр. Әнә шулай бер-берсен кадерләп кенә, үз җайларына яшәп яталар Шакирҗановлар.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X