Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Титаник»ны хәтерләтә торган хәлләр башланды: акчалы катлау нигә илдән кача?

    «Кара алтын» бәясе пандемия кризисы кискенләшкән чордагыга караганда күпкә югарырак торуга карамастан, Россия икътисадының һәм сумның хәлләре бик үк әйбәт түгел.

    Соңгысы бу көннәрдә үз бәясен югалтканнан-югалта бара. Евро, дүшәмбедәге сәүдә сессиясендә 84 сумнан да ныграк кыйммәтләнеп, үзенең март-апрель рекордын кабатларга җыена. Федераль хөкүмәттә бюджет проблемаларын сум курсын түбәнәйтеп хәл итәргә теләүләрен бик үк яшереп тә тормыйлар. Доллар-евро курсы үскәндә, Милли байлык фондының сумдагы күләме дә арта. Бу берәүгә дә сер түгел. Резерв валюталарын кыйммәтләндерү – бюджет дефицитын халык җилкәсенә күтәртүнең бер ысулы ул. Билгеле: бу ысулны кулланганда икътисадның хәле яхшырмый. Валюта кредитлары алган бизнес бөлә, төбәк бюджетлары бик авыр хәлдә кала.

    Россия икътисадын күтәреп буласына бизнес-элита вәкилләре ышанмыйлар инде. Матур сүзләр яңгырарга мөмкин, әлбәттә, әмма икътисадның батып баручы «Титаник»ны хәтерләтүен дәлилләүче бер индикатор бар: акчалы катлау илдән кача. Бөтен бизнес үзенең товарларына һәм хезмәтләргә ихтыяҗ кимүдән алҗыган һәм талчыккан бу көннәрдә россияле гражданнарга чит ил паспортлары алырга булышучы компанияләр клиентлар муллыгыннан чәчәк ата. Хәзер бит дөньяның күп илләрендә тәртип шундый: инвестицияләр алып киләсең икән, гражданлык гарантияләнә. Чит илләрдә кыйммәтле виллалар сатып ала аласың, акчаңны башка өлкәләрне финанслау өчен тотарга була һәм кесәңдә шул илдә яшәү хокукы бирүче документ пәйда була. Акчаң күп булса, миллионнарыңны тавыклар чүпләп бетерә алмаса, кайда да кирәкле кишер яфрагы син. Икенче гражданлыкның бер уңай ягы бар: чикне атлап чыгу өчен виза таләп ителми. Әйтик, Россиядә хәлләр кискенләшсә, Кипрдамы анда, Мальтадамы тын гына бер култык табасың да, яшенле-давыллы чор үткәнче, шунда яшәп торасың. Әйе, моның өчен бөтен банк хисапларыңны да шул ил банкларында ачарга кирәк инде.

    Гражданлык белән сәүдә итү һәм капиталны читкә чыгару элекке елларда да бик популяр иде. Быелның март – май айларында ул чып-чын шаукымга әверелгән. «Алтын паспортлар» сәүдәсе 20 процентка үскән. Россияле бизнес Евросоюзда (иң популяр ил Португалия икән), Кариб бассейнының кәрлә дәүләтләрендә качып давыл узганын көтәргә өметләнә, ди. Алардан соң иң зур ихтыяҗ – Мальта һәм Кипр паспортларына.

    Реклама

    Кайбер дәүләтләр паспорт алу өчен инвестицияләр «бусагасы»н түбәнәйткән һәм рус бизнесының күңелен шул рәвешле яулап алган. Кариб бассейнындагы Сент-Китс һәм Невис дип аталган  кәрлә дәүләтләрдә «запас аэродром» бәясе 190 мең доллардан 150 меңгә кадәр төшкән. Хәтта нибары йөз мең доллар белән килсәң дә, сине ватандаш итәргә әзер торган кәрлә дәүләтләр бар икән ул якларда. Иң арзанлы паспорт – Доминикан катыргысы. Махсус дәүләт фондына 50 мең доллар түлисең дә, доминиканлы буласың. Безгә, акчасызларга, мондагы тормышны рәтләргә туры киләчәк инде. Кара халык өчен запас аэродром каралмаган.

                   Рәшит Фәтхрахманов

                                                                     Фото: pixabay.com

    https://vatantat.ru/2020/07/30332/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: