erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тәкъдиреңдә каләм язылган булса...

– Эшли башлагач 20 ел шигырь язмадым. Әмма тәкъдирендә каләм язылган булса, син аннан качып котыла алмыйсың икән.

Казанбаштан Рәфкать ага Низамиевны күптәннән беләм. Арчага менгәндә сирәк булса да редакциягә дә сугыла ул. “Шигырьләремне бер укып чыкмассыз микән?” – ди акрын гына тавыш белән уңайсызланып кына күзгә карап. Рәфкать абыйга юк дияргә тел әйләнми. Аннан ошый миңа аның шигырьләре. Аларның һәр юлыннан, иҗегеннән хисләр ташып тора.

Шушы көннәрдә үзешчән шагыйрь, шигырьләр җыентыгы авторы Рәфкать Низамиев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан без очрашып сөйләшү максаты белән Казанбашка юл тоттык. Юбиляр безне капка төбендә үк каршы алды. Янында шигьри җанлы якташы, иҗатташ дусты дисәң дә буладыр, Фәнис Тимашев та бар иде.

Аралашырга бик рәхәт кеше булып чыкты Рәфкать абый. Балачак, яшьлек елларын да әйләнеп уздык, күңелле мизгелләрне дә искә алдык. Биш балалы гаиләдә иң беренчесе ул. Әти-әнисенең уң кулы. Кечкенәдән хисле бала була. Мәктәптә укыган вакытында ук шигырьләр яза. “Яшь ленинчы” газетасында басылып та чыга алар.

– Бервакыт әнигә авыл Советыннан бер сум акча биреп чыгарганнар. Нәрсә икән ул, дип аптырап кайтып керде. “Яшь ленинчы” газетасыннан гонорар булып чыкты, – дип искә ала көлеп ул вакытны.

Мәктәп тәмамлаганнан соң армия хезмәтенә китә егет. Армиядән өйгә, кызларга шигъри юллар белән хат язып ята. Кайткач аны ул чактагы колхоз рәисе Мирбат Хәстиев чакырып ала.

– Ферма мөдире кирәк, әйдә кер, – ди ул егеткә.

– Мин бик юаш бит. Ферма кызлары ашап бетерерләр. Трактор гына бирегез, – ди аңа каршы Рәфкать.

– Ярар, бар, Харис абыеңа әйт, бирер, – ди аңа каршы рәис, каршы килүен ошатмаганын сиздереп.

Егеткә шул сүз генә кирәк. Кире уйлаганчы дип чыгып йөгерә. Шул утырудан 12 ел “Беларусь”та эшли.

– Мәктәптә чакта әдәбиятны ярата идем мин. Бик укыйсым, югары белем аласым килде. Тик мөмкинчелек булмады. Әмма һаман максатыма ирешү турында хыялландым. Тоттым да читтән торып Чистай авыл хуҗалыгы техникумына барып кердем. Тәмамладым да, – диде Рәфкать Низамиев.

Кайткач тагын Мирбат абый чакырып ала егетне.

– Синең тәртипле, җавапчыл егет икәнеңне беләм. Белем дә алып кайттың. Әйдә, складны кабул итеп ал, – ди.

Бу юлы ризалаша ул. 16 ел склад мөдире була, заправкада да эшли.

– Бервакыт агроном Ринат абый амбарда ашлык киптергеч агрегатта эшләвемне сорады. Кич булса да төш, ди. Җилле, суык төннәр иде. Җылынырга дип сушилкага аркамны терәп утырам. Күңелгә шигырь юллары килә. Хәйран шигырь яздым шул чакта, – ди Рәфкать абый. – Хәзер дә алар төнлә башка килә. Авыз эчендә әвәләп ятам. Вакытында торып язсаң гына, иртә беләнгә онытыла. Шуңа төн уртасында кулга кәгазь, ручка алам. Гөлфирә: “Хыялый шигырь язарга китте инде”, – дип арттан көлеп кала.

Гөлфирә ханым белән 43 ел бергә алар. Бер-берсен сүзсез дә аңларга өйрәнгән.

– Ул да Казанбаш кызы. Мин армиядән кайткан егет. Авылның гөрләп торган чагы. Клубка киттем. Шунда күз бер яшь кызга төште. Башта читтән күзәтеп йөрдем, аннан танышып киттек. Өйләнешеп тә куйдык, – ди Рәфкать абый. – Тормышыбыз яхшы. Улыбыз Айдар, кызыбыз Айгөл үсеп буйга җитте. Шушы көннәрдә улым өйгә килен алып кайтырга йөри. Туй буласы.

Күптән лаеклы ялда инде ул. Әмма тик ята торган җан түгел. Башта хатыны белән ат җигеп хуҗалыктан сөт җыйганнар. “Хәзер өемдә ферма мөдире мин. Терлекләр ишле. Бакча бар. Иртән биштә торып чыгам инде мин”, – ди.

– Ат та асрыйбыз. Ат бизәп Сабантуйларга да бара Рәфкать, – дип өстәде Гөлфирә ханым.

– Эшли башлагач 20 ел шигырь язмадым. Әмма тәкъдирендә каләм язылган булса, син аннан качып котыла алмыйсың икән. Кулдан язылган 4-5 дәфтәр (дөресрәге, амбар кенәгәсе), аларда меңгә якын шигырем бар. Китабымны чыгарырга авылдашым Рамил Әхмәтгалиев ярдәм итте. Аңа бик рәхмәтлемен, – диде Рәфкать Низамиев. – Тагын бер җыентык чыгарып булса бик яхшы булыр иде дә. Бездән соң киләсе буынга истәлек бит ул.

Гөлсинә Зәкиева   

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

 

Йөрәгем яшь әле

Ярсу язлар инде ерак калды,

Үтеп китте ямьле җәйләрем дә.

Шөкер итеп булган тормышыма,

Яшәп ятам гомер көзләремдә.

Ләкин йөрәк әле һаман да яшь,

Күкрәгемне ахры тарсына.

Сабантуйларында баш бирмәгән,

Чабыш аты сыман ярсына.

Ярсысын ул йөрәк, туктамасын,

Ә күңелнең юк һич сүреләсе.

Картаясы килми әле һич тә,

Килә һаман яшьрәк күренәсе.

Рәфкать Низамиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев