Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Төкереп йөрмәскә, агач утыртырга!

    Булмый хатынга ярап дигәндәй, бу адәм баласына я көз, я кыш ошамый, эссе яратмаучылар җәйне сүгә, язны сүгүчеләрне дә очраткан бар.

    Руслар “ У природы нет плохой погоды” дип әйтә бит әле, миңа елның һәр фасылы якын. Көз бит алар арасында иң бае, борынгылар да сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, дигәннәр. Элегрәк авыл халкы  печәнлекләр печән белән, базлар бәрәңге белән тулса ничек шатлана иде! Заманында ачлыгын да, ялангачлыгын да кичергән кешеләр иде алар.

    Көз әле ул табигатьнең иң матур төсләргә бизәлгән чагы. Узган ялда капка төбендәге, балалар мәйданчыгындагы “алтын көз”не фотога төшереп йөрдем. Нинди генә төсләр юк анда! Миләш, усак, баланнарга тыныч кына карап та булмый.

    Шулай хозурланып йөргәндә юлда велосипедын “җитәкләгән” җәяүле күренде. Велосипед артына бер капчык бәрәңге салган. “Күпербаштан сатып алдым”, – ди. Шәһәр үзәгенә таба кайтуы, юлны кыскартырга теләп болынга төшеп баруы. Мин танымасам да, ул мине белә булып чыкты.

    – Ильяс абый, сиңа әйтәсе бер фикерем бар иде, очравың әйбәт булды әле, – ди.

    – Тыңлыйм, – мин әйтәм.

    – Ил төкерсә, күл була, дигән мәкаль ошамый миңа. Төкерү уңай күренеш түгел. Начар нәрсәгә генә төкерәләр бит инде.

    – Кара, анысын ук уйлаган юк иде шул. Нишләтергә кирәк соң?

    – Син сүзеңне югарыдагыларга да җиткерә аласың. Әйт әле шуларга, төкерүдән башка да урынлы куллана торган матур сүзләр бар бит. Мәсәлән, бөтен ил белән агач утыртсак, бөтен җирдә урман үсәчәк, дип. Әнә бит, тирә-юньдә нинди матурлык! Төкереп  күл ясаганчы, агач утыртсак, шәбрәк булмыймы?

    Реклама

    – Ярар, җиткерермен, – мин әйтәм.

    Ул велосипедын җитәкләп таудан төшеп китте. Мин “алтын көз”гә карап уйга чумдым. Узган гасырның туксанынчы еллары башында әле бу урыннарда колхоз басуы иде. Ә хәзер тау битләрендә чын урман үсеп чыкты, урамнарда да күпме яшеллек. Агачны утырту гына түгел бит әле, аны бер тамырланып киткәнче су сибеп тәрбияләп торырга да кирәк.

    Велосипедлы иптәшнең сүзләрендә дә “бөртек” бар. Агач утыртуга бөтен ил белән булмаса да, дәррәү күтәрелеп алабыз үзе. Матур-матур хисаплар да языла.

    Күптән инде минем бер авылдашым (мәрхүм инде) юл идарәсендә эшләде. Бервакыт юлда кайтканда әйтә бу: “Ел саен язга чыгуга тишек ямыйбыз да, тишек ямыйбыз. Аңа киткән акчаларны  биш тиенлеккә әйләндереп юлга җәйсәң, юллар күптән яхшырыр иде инде”, – ди.

    Ул чордагы биш тиенлекләр белән тишек ямарлык иде шул.

    Ел саен хисапларда бирелгән сандагы агачларның яртысы гына үссә дә күптән Арча урман эчендә булыр иде.

    Бер елны Арчага утырту өчен матур чыршылар китерделәр, берәр метр чамасы булырлар. Тик аларның күбесенең тамырлары көрәк белән генә кисеп алынган. Укучылар әзерләде, диделәр. Бу бит инде каш ясыйм дип күз чыгару кебегрәк. Чыршы болай да авырдан тамырланып китә торган агач. Бер танышым агач күчергәннән соң өч ел авырый, дип әйтә торган иде.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: