erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үткәннәрне барлап, киләчәккә карап, мәнге яшә, Илдус авылы

2020 елда-  ТАССР 100 еллыгын,  Арча районы  90 еллык  юбилейларын билгеләп үтә. Шушы матур юбилей елында безнең ут күршеләребез, Илдус авылына  нигез салынганга 100 ел тулаю

100 ел – тарих өчен күп вакыт түгел. Әмма хәләл көче белән дөнья көткән , авыл, җир кешеләре өчен         мизгелләрнең – көнгә, көннәрнең – елларга тиң чаклары да күп булгандыр.

 

    1920 елда-төрле яктан  җыелган халык   авылга нигез салып яши башлый . Авылның исеме- төрле җирдән  җыелган халык дус яшик дигәнне аңлатып –Илдус исеме белән йөртелә башлаган дигән аңлатма яши халыкта.  Оешкан көннән-ТАССР ның Арча кантоны Мәмсә волостенә керә.

   1930 елларда колхозлашу чорлары башлангач Түнтәр, 1932 елдан-Балтач районына кертәләр Илдусны. 1933 нче елда  КПССның XVII съезды колхозы итеп оештырылып “Чәчәк” коперативы  булып  эш башлый Илдуслылар . Яшь гаиләләрне  бер эш көненә бер пот ашлык бирергә вәгъдә итеп  чакырып китерәләр авылга. 1935-елда-Кызыл Юл районына кертәләр.  Бу елларда  283 кеше яшәгән Илдуста.  4 еллык мәктәбе, өч урамы, кибете , 150 ләп хуҗалык булган. Ләкин, никадәр тырышсалар да эшләр алга бармый.  “Айлар, еллар узды, биргән  вәгъдәләр дә  үтәлмәде,  ”-дип искә ала өлкәннәр.

1941нче елны сугыш башлана, Илдус авылында сугыш башланган елларны 208 кеше яшәгән. Ир-атларның күбесе сугышка китә. Авыл халкының тормышы бик авыр була: ачлык, ялангачлык, кышын салкыннар үзәккә үтә. Сугышка киткән ир-атларның нибары берсе генә Илдус авылына әйләнеп кайта, калганнарның хәбәрсез югалды, үлде дигән хәбәрләре килә.

1950 елда-берләштерелгән “Көрәш” колхозына  кертәләр Илдусны.  1956 елда-Тукай, 1963 елдан –Арча районына керә. Халык элек-электән кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Илдус авылы- 1957- елдан “Северный” совхозы составына  керә һәм хәзергәчә Арча районы  “Северный” агрофирмасы составында .

1958 елда-Илдус авылында 201 кеше яшәгән. Авылда элек-электән клуб булмаган, халык капка төпләренә, су буйларына җыелып кичке уеннар оештырып ял иткәннәр.  1960 еллардан  авылда   Шекә авылының күчмә китапханәсе эшли.  Бу эшне Сәгыйть абый  Габдрахманов  алып бара. Аннан соң бу эш Рәдиф абый Солтановка йөкләнә.

Илдус авылы Шекә авылы белән бер булып яши. Илдуслылар эшкә, укырга төшкән җирдән Шекә авылы китапханәсенә йөри башлыйлар.”Бик күп укыйлар иде .Китапларны өлкәннәр, кече яшьтәге балалар өчен ферма өйләренә, кибетләргә калдыра идем“.-дип искә ала бу турыда китапханәче Мәрьям апа Халиуллина.  1970 елда-140 кеше яши әле Илдуста , 1979 елда-  нибары 93кеше кала.

    2001 елда   Илдуста эшләүче  кибет , 2007 елда башлангыч мәктәп тә ябыла.

    Бүгенгесе көндә авылда 53 кеше исәпләнә. 21 йорт бар, шуның 10 сында гына авылның төп кешеләре, авылны яшәтү теләге белән көн күреп яталар.Калган 11 йорт  җәй дача өйләре буларак тора. Авыл балалары күрше Шушмабаш мәктәбенә йөреп белем ала. Атнага бер тапкыр күрше авылдан кибет килә.  Илдус авылы “Северный” хуҗалыгының аерым зур бригадасы булып тора . Терлек фермалары, үзенең амбары, складлары бар. Халыкның күбесе шунда эшли. Шекә авылының күчмә китапханәсе  эше дәвам итә. Китапханәче айга бер тапкыр Илдуслылар белән очрашып күңелле әңгәмәләр оештыра, халыкны  китаплар белән тәэмин итә. 

 Авылның табигате бик матур, иркен, саф һава. Җәй көне бик рәхәт Илдуста, барлык йортка шәһәргә китүчеләр кайта.  Ә кышын, тыныч , табигатнең аклыгына күмелеп яши авыл.  Авылның  киләчәге булып аның күп балалы гаиләләре, эшчән кешеләре.  Халык бик кунакчыл, кем генә килсәдә алар аны үз кешеләре итеп кабул итәләр. Бу аларның гасырлар буе килгән- авыл кагыйдәсе.  “ Авылдан бит күп кеше яшәп киткән, бәлки аның да әби-бабайсы безнең авылныкы булгандыр”-дип шаярта алар. “Ләкин авылдан данлыклы кешеләр  чыкмаган шул, авыл кечкенә генә булса да яши, яшәячәк әле”-диләр алар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

   Авылның 100 яшьлек туган көн уңаеннан,  без Илдуслылар белән Шекә, Шушмабаш авылы клубында “Илдуслылар җыелган җирдә” дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим иттек. Шекә авылы китапханәчесе Локманова Г.Х. Илдус  авылы тарихын сөйләде , Илдуслылар  матур чыгышларын тамашачыларга күрсәттеләр. Авыл тарихы ул – кешеләр һәм аларның гыйбрәтле дә, соклангыч та язмышлары . Барлык тамашачы зур кызыксыну белән тыңлады бу тарихны. Бер кемнән ярдәм көтмичә, үз тырышлыклары белән тыныч кына яшәгән авыл мәш килде бу көннәрдә. Моңарчы бүтән авыл концертларына гына кушылып катнашучылар белән беррәттән, бер тапкыр да сәхнәгә аяк басмаган кешеләр дә җырлады да , биеде бу концертта.

    Шушы юбилей елында,  9 май Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә , сугышта һәлак булган Илдуслылар истәлеген мәңгеләштерү өчен  Илдус авылында һәйкәл куярга ышандырды Шушмабаш авыл җирлеге .

 

                                                                                       Шекә авыл китапханәчесе

Локманова Гөлшат Хәйдәр кызы.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X