erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Төлкеләрне дәвалыйлар

Район ветеринария берләшмәсендә үткән киңәшмәдә сүз төлкеләр турында барды.

– Соңгы өч елда безнең районда котыру авыруы теркәлмәде, – диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. – Без моны төлкеләргә котыру авыруына каршы вакцина бирү нәтиҗәсе дип саныйбыз. Хәзерге вакытта 20 мең вакцина кайтты, биш көн эчендә ветеринария, аучылык биләмәләре хезмәткәрләре белән шуларны төлкеләр йөри, яши торган урыннарга салып чыгарга тиешбез.

Баш эпизоотолог Айрат Фазлыев вакциналарны тарату тәртибен аңлатты.

– Быел һәр тапшырган төлке өчен 500 сум түләнәчәк, – диде Р.Фәйзрахманов. – Аларны ветеринария идарәсенә китерергә кирәк.

– Монда ау кагыйдәләре сакланырга тиеш, – диде районара дәүләт аучылык инспекторы Илһам Галимҗанов. – Төлке китерүчеләрнең аучылык билеты һәм ауга рөхсәт кәгазе булу шарт.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X