erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әтнәдә янгын - үлүчеләр бар

Бүген иртәнге сәгать өчләр тирәсендә Өшкәтә авылында янгын булды.

Районның 108нче янгын бүлегенә Өшкәтә авылында янгын чыгу турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр тиз арада янгын булган урынга барып җитәләр. Тик ялкын телләре өйне чолгап алган була. Шулай ук йорт эчендә кешеләр булуы турында да хәбәр алына. Кызганычка каршы, иртәнге татлы йокыдан өй эчендәге ике кеше дә уяна алмыйлар. 

Әлеге хуҗалыкка махсус исемлек нигезендә янгынны кисәтә торган датчиклар куярга тиеш булганнар. Тик йорт хуҗалары катгый рәвештә ризасызлык белдереп, датчикларны куйдырмаганнар. Югыйсә, датчикларны куйдырган булсалар, аның тавышына уянып исән дә калган булырлар иде. Янгынны кисәтү датчиклар юкка гына уйлап чыгарылган әйберләр түгел бит инде. Кеше гомерен саклап калыр өчен эшләнгән гамәлләр. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фотолар 108нче Әтнә янгын сүндерү бүлегеннән алынды.http://atnya-rt.ru/news/mgyiyat/tnd-yangyn-lchelr-bar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X