erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

8 ел элек кылынган җинаять буенча эшне Татарстан Прокуратурасы судка җибәрде

Сигез ел элек Әтнәдән Арча районына кайтучы кызны буып үтергәннәр иде.

Татарстанның Әтнә районының Яңа Әтнә авылында яшәүче 32 яшьлек ир-атны таныш кызын көчләргә маташуда, аннары үтерүдә гаепләп, хөкем итәчәкләр. Татарстан прокуратурасы гаепләү карарын раслаган. Бу турыда Татарстан прокуроратурасының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү версиясе буенча, 2012 елның 8 июлендә Яңа Әтнә авылында яшәүче ир-ат «Богдан 2110» автомобилендә бара. Ул Олы Әтнә авылында җәмәгать транспорты тукталышында басып торучы таныш кызын күреп ала һәм туктый. Алар техникумда бергә укыган була. Кызның Арча районына өенә кайтып барышы була. Егет кызны өенә илтеп куярга тәкъдим итә. Кыз бу егетне моңа кадәр дә белгән булгач, аңа утырып кайтырга ризалаша, алдагы пассажир утыргычына кереп утыра.

Кайтып барышлый егет кызны көчләмәкче була, ул машинасын юлдан читкә алып китә. Кыз моны аңлап ала һәм бара торган машинадан сикереп төшә, ләкин тәгәрмәч астына эләгә. Егет машинаны туктата һәм чыга. Ул кызны көчләргә маташа, ләкин кыз нык каршылык күрсәтә. Шуннан соң егет кызны буып үтерә. Аннары ул корбанының бизәнә торган әйберләрен, телефонын һәм фотоаппаратын талап ала, аннары качып китә.

Җинаять кылуда гаепләнүченең  эзенә 2020 елда гына төшәләр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер бу ир-атка карата үтерүдә, талауда, көчләргә маташуда, хокук саклаучыга карата көч куллануда гаепләү белдерелгән. Ул гаебен танымый. Җинаять эшен Татарстан Югары судына тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат ; фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X