erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Төнге 2гә кадәр утырдык, тәмам хәлдән тайдык"

Тырышкан ташка кадак кага

Арча Укучылар сарае каршындагы “Нур” телестудиясе командасы шушы көннәрдә Төмәннән җиңү белән кайтты.

Бу хакта без социаль челтәрләр аша белдек. Җитәкчесе Зөлфирә Зарипова белән элемтәгә кердек. “1 ноябрьдә кайтабыз. Очрашып сөйләшербез”, – диде ул. Аралашу бик кызыклы килеп чыкты.

Сугыш вакытында Арчага төшкән очучылар турында документаль фильм эшлисе килде. Интернеттан мәгълүматлар таптык, архивлардан эзләндек, Свердловск шәһәреннән бер журналистның эшенә юлыктык, Төбәк-Чокырчада яшәүче ул елларда пионер булган, бу тема буенча укытучылары белән берлектә тикшерүләр алып барган бер әби белән очрашып сөйләштек. Шулай итеп 10 минутлык фильм килеп чыкты. Без аны “Орленок”та үтәсе фестивальгә җибәрү өчен эшләгән идек. Тик быел смена булмады. Шуңа Мәскәү оештырган фестивальдә (читтән торып) беренче урынны яуладык, “РROның киләчәк көзгесе” дигән фестивальгә җибәрдек. 18 октябрьдә финал ярышларына чакыру килде.

– Ике дә уйламыйча чыгып киттегезме?

– Яшь журналистыбыз Рүзәл Шәрипов бу эшкә күп хезмәт кертте. Шуңа барасы да килде. Оператор егетебезне әниләре җибәрмәде. Фестивальне оештыручылар белән элемтәгә чыктым, операторыбыз юклыгы турында әйттем, икенче кеше алып барырга рөхсәт сорадым. Куркыныч түгел, без студияләрне берләштерәбез, диделәр. Өченче кеше итеп Ләйлә Моратованы алдык та юлга чыктык.

– Финанс ягын кем кайгыртты?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Туклану, яшәү бушка. Юлга акчаны район бирде. Фестиваль бик яхшы оештырылган иде. Барнаул, Луганск, Пермь, Оренбург, Мәскәү кебек зур шәһәрләрдән килгәннәр. Шулар арасында без – арчалар. Ярыш 4 номинациядә үтте. Безнең номинациядә Пермь, Мәскәү, Екатеринбург, Төмән, Алтайдан килгән командалар. Башта Төмән шәһәре белән таныштык, аннан финал ярышларына әзерлек башланды. Бер документаль фильм эшләргә тиеш идек.

– Санаулы гына көн эчендәме?

– Әйе. Куратор билгеләделәр. Безнең 6 команда белән Мәскәүдән килгән режиссер-документалист Татьяна Соболева җитәкчелек итте. Ул безне шулкадәр үз итте, татарча сөйләшеп йөргәч, “Татар диаспорасы” дип кушамат та такты. Соңыннан безнең эшчәнлеккә югары бәя бирде, башкаларга үрнәк итеп тә куйды. “Герой табыгыз, фильм төшерәсез”, – диде ул безгә. Арчада вакытта бу хакта уйлап куйган идек инде. Интернет аша Төмәндә яшәүче кызык-лы кешеләрне эзләдек. Шприц белән рәсем    ясаучы (нәкъ менә шунысы кызыксындырды да инде) Игорь Рязанцев дигән рәссам турында белдек. Тик аның эзенә төшә алмадык. 1941 елда чыгарылыш кичәсеннән үк сугышка киткән 117 егетнең, аларны озатып калган кызларның берәрсен табып булмасмы, дип хыялландык. Тик бер ветеран да таба алмадык. Аралашып торган медиалидерлар төркеменә ярдәм сорап яздым. Төмәннеке җавап бирде. Ольга Трофимова дигән рәссам булуы турында әйтте. Тобольск шәһәрендәге Ершов исемендәге драма театры баш рәссамы, Россиянең рәссамнар берлеге, шулай ук Россиянең драматурглар берлеге әгъзасы икән ул. Шуңа тукталдык.

Аңа алдан хәбәр бирдегезме соң?

Әйе, телефоннан да, видео аша да сөйләштек. Баргач очрашырга килештек. Тик операторыбыз юк бит. Студияләрне берләштерү турындагы вәгъдә онытылды. Эзли торгач бер оператор таптык. Белгеч булмаса да, башка юл юк иде. Аннан аның аппаратурасы яхшы. Безнең иске аппаратура озакка җитмәде. Зарядкасы бетте, фотоаппаратның хәтере тулды. Тик... операторыбыз юклык үзенекен итте, 4 сәгать буе төшергән хезмәтебез яраксыз булып чыкты. Кадрлар селкенә, тавышы чыжлый. Нишләргә? Тагын Ольга Трофимовага шалтыраттык һәм икенче көнне эпизодлар төшерергә киттек, тавышын диктофонга яздырдык. Чөнки шарт буенча фильмда герой сөйләшмәскә, аның сүзләре уй-фикер итеп кенә куелырга тиеш. Төнге икегә кадәр монтажлап чыктык, сценарий яздык. Тырышлыгыбыз бушка китмәде, үз номинациябездә икенче урынны яуладык (“Иң яхшы монтаж” өчен) һәм 100 мең сум грантка ия булдык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X