erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Төнлә өргән эт хуҗасына штраф салырга җыеналар

Шулай ук автомобиль сигнализациясенең еш “акыруы” өчен дә штрафка тартырга мөмкиннәр

Төнле сәгатьләрдә тынлыкны бозып, әледән-әле өреп торган эт өчен, шулай ук бик еш “акырган”  автомобиль сигнализациясе өчен җавап бирергә туры килмәгәе. Һәрхәлдә, Россия Юстиция министрлыгы тынгысыз маэмай һәм шундый ук “тынгысыз” машина хуҗаларын административ җаваплылыкка тарту турында тәкъдим белән чыккан, дип хәбәр итә  KazanFirst.

Биредә сүз, аерым алганда, фатирда этне озак вакытка ялгызын гына калдыру һәм аның даими өрүе яки улавы белән күршеләрне тынгысызлау турында сүз бара.

Шулай ук төнлә музыка “акырту”, уен коралларында уйнау, ремонт эшләре башкару да административ хокук бозу булып саналачак. Хәзерге вакытта бу хакта күп сөйләнелсә дә, федераль законнарда теркәлмәгән икән әле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моңа кадәр Дәүләт Думасында бер төркем депутатларның күп катлы фатирларда төнле сәгатьләрдә –төнге унбердән иртәнге сәгать җидегә кадәр тынлыкны бозган өчен федераль дәрәҗәдә штраф салуны күздә тоткан закон проектын эшләвен искә төшерик.

https://vatantat.ru/2020/04/22777/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X