erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ТНВда «Адәм белән Һава» тапшыруы ник ябыла?

ТНВ каналында 20 елга якын чыгып килүче «Адәм белән Һава» тапшыруы ябыла. Бу турыда аның алып баручысы Ләйлә Дәүләтова хәбәр итте.

Ябылуның сәбәпләрен Ләйлә белми. Әмма үзе бу хәл белән риза-бәхил түгел. «20 ел буена иң кечкенә гонорар белән иң рейтинглы тапшыру ясадым», - ди ул. Ләйлә Дәүләтованың әрнүле хәбәрен ничек бар, шулай бирәбез. Хәтта хаталарын да төзәтмәдек.     Ләйлә Дәүләтова:   Сезгэ эйтэсе яналыгым менэ шушы иде...Бу хэбэрне беренче тапкыр ишеткэч узем дэ шаккаттым , кайгырдым , куп йокысыз тоннэр уткэрдем дуслар  Берни ишетэсем килми, Килми берни курэсем. Яшэу дэртем булмаса да, Килми кебек улэсем... дип кунелсез пост язып куйган чаклар нэкъ шул вакытлар иде. Лэкин миннэн берни дэ тормый. Тнв нын беренче коннэреннэн бирле мин бу тапшыруны эшлэдем. Узем уйлап чыгарган проект. 20 ел буена ин кечкенэ гонорар белэн ин рейтинглы тапшыру ясадым. Эле бу тапшыруларны тагын 20 ел кабатларга була! Танылган шэхеслэрнен юбилее булганда да , ниндидер истэлекле даталарда да! Хэтта зур шэхеслэр якты доньядан киткэндэ дэ  Хэтерегездэ булса Туфан Миннуллин, Илхам Шакиров , Элфия Афзалова, Хания Фэрхи, Шэфэгать Салихов, Исламия Махмутовалар мэнгелеккэ кучкэн конне дэ нэкъ шушы тапшырулар кабатланды. Чонки Адэм & Хава ны мин ботен йорэгемне биреп , геройны хэръяклап ачып, матур итеп эшли идем. Танылган шэхеслэребез дэ мина ихластан ышанып , чын кунелдэн сойлэде. Мен рэхмэт аларга Мин хэрбер героемнын ин матур якларын гына ачарга тырыштым. 20 ел буе ТНВ да эшлэп, халыкка искиткеч матур тапшырулар курсэтергэ рохсэт биргэне очен Илшат Юныс улы Аминовка бик рэхмэтлемен! Ябылу буенча да миннэн берни дэ тормый. Ничек эйтэлэр -мин шулай эшлим. Сэбэплэрен белмим , шуна курэ барлык сорауларыгызны да И.Аминовнын узенэ юллый аласыз ! Нэкъ мэзэктэге сыман , остэгелэргэ виднее! Тамашачыларым белэн хэзер инде сэхнэдэ очрашырбыз . 9 январьда Филармониядэ АДЭМ & ХАВА йолдызлары концертында котеп калам сезне дусларым! Берничэ атна гына калды, билетлар алып калуыгызны утенэм! Афиша узган постта! Энием эйтмешли, минем сынарга да , сыгылырга да хакым юк. Кулымда балам. Ул мина ышана. Безнен эле яшисебез бар, минем эле яна эш эзлисем бар... Унышлы коннэр Сезгэ Дусларым Юлыгызда яхшы кешелэр генэ очрасын , язмышыгыз Сезгэ бэхетле сюрпризлар гына эзерлэсен  

Фото: instagram.com/leyla_davletova

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

--- Матбугат.ру Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27418

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X