Тәнзилә апа Закированың кино күрсәткән вакытлары күңеленә сеңеп калган
Ул үзенә бер
Заманында тырышып эшләгән кешеләр: “Эшләп тә карадык инде без!” – дип үткәннәрне искә төшерергә ярата. Арчада яшәүче Тәнзилә апа Закированың да кино күрсәткән вакытлары күңеленә сеңеп калган. “И-и, киноны күрсәтеп тә карадык без! Яхшысын гына! Елый-көлә һинд киноларын карау дисеңме, җинаятьчелекме – көтеп торырлар иде, клублар халык белән тула, бөтен Арча, авыллар кино карый... Күңелле!”
Заманында районда 117 киноҗайланма халыкка хезмәт күрсәткән! Киномеханик булып эшләгән Тәнзилә апаны күпләр белә. Ул вакытларны хәтерләүчеләр: “Тәнзилә апа яхшы кинолар гына алып кайта иде”, – дип сөйлиләр.
Тәнзилә апа кинотасмаларны алып кайтып биргәнне көтеп ятмый. Үзе чыгып китә Казанга. “Таткинопрокат” дәүләт учреждениесенә барып, кинотасмаларны аллы-артлы асып, киредән электричкага йөгерә. Йөгерә дип, йөк бит җиңелләрдән түгел. “100 килограммга кадәр булыр иде!” – дип тә шаккатыра безнең героебыз. Ә халык начар кинога йөрми. Тәнзилә апа моны яхшы белә. Шуңа да ул ничек итсә итә, эчтәлекле, кызыклы, гыйбрәтлеләрен генә алып кайта. Аңа яхшыларын бирәләр. Тырышып йөргән кешене кем яратмый инде аны! Тәнзилә апаны да “Кинопрокат”та яраталар, ихтирам итәләр. Бәйрәмнәрдә аны бүләксез калдырмыйлар.
Редакциягә бер килүендә Тәнзилә апа бер кочак бүләкләрен алып килде. “Накладной”, “задание” кәгазьләрен дә җыеп барган. Алар инде саргаеп беткән. Ә шулай да кызыклы. Тарих бит бу! 1996 ел. Берничәсен әйтеп үтәм. Казаннан Т. Закирова аша Арча кинопрокатына “Хәшәрәт” киносын биреп җибәргәннәр. “График буенча Тәнзилә аша” дигән язу да бар. Казаннар накладной кәгазенә “Хәшәрәт” кинотасмасының бер генә күчермә булуын һәм күчермәнең аерым контроль астында булырга тиешлеген өндәү билгесе белән басым ясап язганнар. Бик зур җаваплылык бу. Кинотасманы боздың исә, казаннар алдында ышаныч бетәчәк һәм яхшы кинолар да эләкмәячәк. Ә Тәнзилә апа ышанычны югалтмый. Арча, якын-тирә авыл халкын рәхәтләндерә шәп кинолар күрсәтеп. Күрсәтелгән киноларны аллы-артлы асып, тагын Казан ягына чыгып китә. Накладной кәгазьләренә кая илтәсе дә язылган. Химиклар мәдәният йортына, “Костер” кинотеатрына, Сәид Галиев исемендәге мәдәният йортына, “Тукай” кинотеатрына, хәтта кәгазьләрнең Яшел Үзән шәһәренә алып барырга дип язылганы да бар! Кем йөри алай итеп? Ә Тәнзилә апа йөри. Чөнки ул халыкны яхшы кино күрсәтеп сөендерә, план үти, акча эшли. Андый тырышлык канда булырга тиештер ул. Нәселләре белән тырыш кешеләр алар. Аның чордашлары: “Тәнзилә мәктәптә дә яхшы укыды. Аның башы шәп эшли иде”, – дип сөйлиләр.
– 1964 елда билет сата башладым, 1968 елда кино күрсәтә идем инде. Эшемне бик яраттым, – дип сөйли Тәнзилә апа. Урта Бирәзәдә туып-үскән кыз ул. “Әбидә үстем”, – ди. Тәнзилә апа Россиянең, Татарстанның атказанган киномеханигы! Әле ул бүген дә кино куяр иде. Тәнзилә апа юбилеен билгеләп үтте. Ә без Тәнзилә апаның яшен әйтмибез. Монысы сер. Тәнзилә апаның тагын бер матур гадәте бар. Ул чын күңелдән куана һәм матур теләкләрен әйтә белә: “Бәхетле бул, балалар хәсрәте күрмә...” диеп, күзләрдән яшь чыгара. Радио аша да ихтирам иткән кешеләрен котлый. Без дә Тәнзилә апага матур теләкләр юллыйбыз: Тәнзилә апа, исән-сау бул. Арча сине белә һәм ихтирам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев