erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Төп белемне шушында бирәләр

9 мартта Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә укучылар белән хуҗалыклар җитәкчеләре очрашты. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты.

Көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев соңгы елларда көллияттә булган үзгәрешләр, тудырылган шартлар, хуҗалыклар белән хезмәттәшлек турында сөйләде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин авылда яшьләр өчен гамәлдә булган программалар белән таныштырды. Район хуҗалыкларына механизаторлар, сыер савучылар, төрле белгечләр кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов шушы уку йортында белем, һөнәр алган, укыткан кеше. “Төп белемне шушында бирәләр“, – диде ул. Хуҗалык җитәкчеләренә кадрлар әзерләүдә әлеге мөмкинлекне тулырак файдаланырга киңәш итте.

Соңыннан кунаклар кабинетларда, остаханәләрдә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X