erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Торак алу мөмкинлеге ягыннан Казан зур шәһәрләр арасында соңгы урынга калган

Фатир сатып алу өчен Казан кешесенә 152 хезмәт хакын бирергә туры килә.

Фатир сатып алу мөмкинлеге ягыннан Казан Русиянең зур шәһәрләре рейтингында иң ахыргы урынга калган. Уртача бәядәге фатир сатып алыр өчен, Казан кешесенә 152 хезмәт хакын бирергә туры киләчәк. Бу саннар Urbanus.ru порталы һәм BnMAP.pro аналитик порталы тикшерүендә китерелә.

Казанда фатир бәяләре кыйммәт, ә уртача хезмәт хакы әллә ни зур түгел. Торак бәяләре белән хезмәт хаклары нисбәте ягыннан Краснодар шәһәре алга чыккан, фатир сатып алыр өчен бу шәһәр кешесе 78 хезмәт хакын бирергә тиеш була. Беренче өчлеккә шулай ук Төмән һәм Уфа да кергән.

Рейтингта тугыз шәһәр: миллион кешесе булган Мәскәү, Петербур, Новосибирски, Екатеринбур, Казан, Түбән Новгород һәм күчемсез милек базары үсеш алган Уфа, Краснодар һәм Төмән шәһәрләре катнашкан.

Уфада фатирның уртача бәясе 4,44 миллион сум дип исәпләнгән, уртача хезмәт хакы – 44,7 мең сум. Уфа кешесе фатир алу өчен 99 хезмәт хакы түләргә тиеш була.
Казанда фатир бәясе уртача 6,39 млн сум, урта хезмәт хакы 42,1 мең сум, фатир алу 152 хезмәт хакына төшә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тикшерүдә әйтелгәнчә, Казанда сатылучы фатирларның 95,6 проценты 3 миллион сумнан алып 10 миллион сумга кадәр тора. Хезмәт хаклары шактый түбән булуын исәпкә алып, Казанда фатир алу Мәскәүгә караганда авыррак дигән фикергә килгән экспертлар.

2020 ел нәтиҗәләренә караганда, Казанда фатирның бер дүрткел метры бәясе 100 мең сумнан артып киткән, моңарчы бу күрсәткеч Мәскәү һәм Петербурда гына булган.

Азатлык радиосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X