erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тормыш кирәкне бирде

Носы авылыннан Рамил Фәйзрахманов контракт төзеп махсус хәрби операция барган зонага китте.

Бу хакта ул безгә алдагы көнне үзе шалтыратып әйтте. “Беркем мәҗбүр итмәде. Үз теләгем белән барам”, – диде.

– Чечняда булдым. Сугышның нәрсә икәнен беләм. Мин патриот, дип кычкырасым килми. Әмма барырга кирәк, дигән фикергә килдем, – диде Рамил. – Мин кайтырмын. Җиңү яулап. Көтегез.

Соңгы вакытта авылда яшәгән ул. Авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов әйтүенчә, үз көче белән берүзе йорт төзеп чыккан. “Агач эшләре белән дә, тимер эшләре белән дә шөгыльләнәм. Тормыш кирәкне бирде. Барысына да өйрәтте”, – диде ул сүзне артык озакка сузмыйча.

Кызыксынып ВКдагы аның битенә күз салсам... алтын куллы оста икән бит Рамил. Аның тимердән ясаган ювелир эшләнмәләре сокланырлык.

– Беренче март көнне китәм. Үзем генә түгел. Күп булабыз без, – дигән иде беренче тапкыр аралашканда.

– Туганнарыгыз барма, дип бер сүз дә әйтмәдеме? – дип сорыйм.

– Мин бала-чага түгел. 50 яшь инде. Әйткән сүз – аткан ук. Үз фикерем бар. Улым да шунда.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Һәлак булучылар турында хәбәрләр килеп тора...

– Беләсезме, андыйга китсә, тыныч тормышта да көнгә күпме кеше үлә. Ул юл һәлакәтләрендә кырыла. Соңгы сулышың якынлашкан икән, баскан урыныңда да егылып үләсең. Әмма мин үләргә китмим. Кайтам. Җиңү яулап кайтам.

7 март көнне Рамил белән ватсаб аша язышып алдык. Төштән соң язган идем, икенче көнне иртә белән генә җавап бирә алды.

– Без урында. Кайда икәнемне әйтә алмыйм.

Менә шулай ике җөмлә генә язган иде ул. Исән-сау кайтыгыз, Рамил. Көтәбез сезне. Кайткач очрашырбыз, Алла боерса.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X