Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Торналар төшкән җирдә

    Бу хәбәр миңа бик кызыклы булып тоелды. Торналарны соңгы елларда һавада күргәләсәм дә, басуда очраткан юк иде

     

     

    ...Кырык өченче елмы? Әллә кырык дүртме? Без Масра як басу түреннән  – безнең авылның офыгыннан – ындыр табагына чапкан борчак ташый идек.

    Шулай уйлап, ат башын тотып покослар арасыннан камыт бавы шыгырдаганны тыңлап барганда мин кинәт туктап калдым. Күз алларымнан әллә ниткән мамык боҗралар очты, тыным кысылды. Миннән дүрт-биш адым ераклыкта биек аяклы дүрт торна басып тора һәм тып-тыныч кына борчак чукый иде. Тавык белән каздан башканы күрмәгән күзгә мондый күк гөмбәзе кунагын күрү бик көтелмәгән хәл булып чыкты, минем күзләр яшьләнде, тамак төбе җыерылды. Йөрәк типкәнне ишетеп тордым. Торналар озын-биек аяклы, күк йөзендәге болыт кебек зәңгәрсу-кургаш каурыйлы, хәтәр озын томшыклы кошлар икән. Боларны карап торасы, рәхәтләнеп карыйсы иде. Әмма мин үземне-үзем белешмичә алар янына тилеләрчә торып йөгердем һәм нәрсәдер кычкырдым. Торналар киң канатларын мәһабәт чайкап озын аякларын бөгеп җиргә иңеп алдылар да һава ярып күккә күтәрелделәр.

    Мөхәммәт Мәһдиев,

    “Торналар төшкән җирдә”.

    Басулардан комбайнчылар яныннан кайтып килгәндә “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов: “Ильяс абый, син табигатьне дә, Мөхәммәт абыйны да яратасың, аның Масра басуындагы торналары исән-сау бит!” – дип куйды.

    – Басуда ашыйлар да, болынга Пауал тегермәне урыныннан ерак түгел генә төшеп су эчәләр, – диде Шәйдулла Имамович. – Бик саклар, якын җибәрмиләр.

    Икенче көнне билгеләнгән вакытта мин Курса Почмакта идем инде. Шәйдулла Имамович үзе руль артына утырып торналар янына алып китте. Дөресен әйткәндә, күңелнең бер кырыенда шик тә бар иде, кайберәүләр торна белән челәнне дә бутап куйгалый.

    –  Яшь барган саен таби-гатьнең матурлыгын күбрәк аңлыйсың, тоясың икән, – диде Шәйдулла Сәлахов. – Кара син менә мондагы гүзәллекне!

    Реклама

    Тау битендә машинаны калдырып, түбәнгә таба төшәбез. “Менә бу турыда Пауал тегермәне булган”, – ди Шәйдулла Имамович. – Менә монысы бүген дә сакланган Мөхәммәт абый язган төнбоеклы Суафиян күле. Элек Сикертән авылы шушында урнашкан булган. Сазлыклы урын, дипме, моннан читкәрәк күчкәннәр, сикергәләп йөргәнгәме, исемен Сикертән, дип кушканнар”...

    – Әнә торналар үзләре дә шул ук урында! – диде юлдашым куанып.

    Якынлашабыз, мәһабәт кошкайлар игътибар белән безне күзәтә. “Бүген якын җибәрә әле болар” – дип пышылдый Шәйдулла Имамович.

    Мөхәммәт абый язганча, озын-биек аяклы, зәңгәрсу-кургаш каурыйлы, хәтәр озын томшыклы кошлар. Булачак бөек язучы күргән торналарның оныкчыкларының оныкчык-ларыдыр, бәлки...

    Әлеге мәһабәт кош-ларның  һава ярып күккә күтәрелүләрен карап торганда йөрәк типкәне ишетелеп торды, күзләр яшьләнде. Алар күтәрелеп бер әйләнеш бирделәр дә, тау өстендәге басуга төштеләр.

    – Аларның тамак сыйлы, – диде Шәйдулла Имамович. – Игеннәрнең чиреген җыйдык инде. Гектардан уртача 40 центнер чыга.

    Тугыз ятимнең әнисенә әверелгән әлеге мәрхәмәтле тавыкны торналар төшкән җирдән ерак түгел күл буенда очраттык. Аның тарихы кызыклы һәм кешеләр өчен дә гыйбрәтле. Шәйдулла Имамовичның улы Айзат бензин чалгысы белән үлән чаба. Шунда чалгы астыннан бер үрдәк чыгып оча, ярый әле чалгы койрыгын гына кыркып кала. Әмма курыккан ана ояга башка кайтмый...

    Ә ояда 9 йомырка кала. Алар суынып яралгылар харап булачак. Курса Почмакта утырган тавык табалар. Аңа озак утырырга да туры килми, бер ун көннән соңмы, тугыз йомыркадан тугыз бәбкә борынлап чыга. Алар өчен тавык – чын әни инде. Тик менә бәбкәләргә су кирәк, ә тавык йөзә белми. Мәсьәләне тиз хәл итәләр, күл буенда кошлар гаиләсенә “йорт” салына, дошманнар һөҗүм итмәсен дип сетка белән әйләндереп алалар. Үрдәк бәбкәләренең күлнең ачык өлешенә чыгу юлы да бар. Алар нәни чакта әниләренең канат асларына кереп йок-лый. Суда коенып, чумып рәхәтләнә  болар, ә тавык яр буеннан күзәтә. Төнне бергәләп “өйдә” үткәрәләр.

    Әле бу тарихның дәвамы булачак. Үрдәкләр җылы якка китәрме, китсәләр язын әйләнеп кайтырлармы? Әниләре һәм без дә ул көнне түземсезлек белән көтәчәкбез.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: