erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Товарда бер бәя, кассада икенче төрле

Кибетләрдәге бәяләр, даруханәләрдәге тәртипләр, кулланучылар хокукларын яклау, товарларның сыйфаты – очрашуда сүз шул хакта барды.

Арча үзәк китапха-нәсендә Пенсия фонды каршында оештырылган өлкәннәр өчен хокуклар мәктәбенең чираттагы дәресе булды. 
Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина катнашты.
Ул башта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең функцияләре, бурычлары турында сөйләде, сату өлкәсендә кулланучылар хокукларын саклау буенча шулай ук дару препаратлары һәм медицина әйберләре сату өлкәсендә мәгълүмат бирде. Начар сыйфатлы товарларны кире кайтару яки алыштырып алу, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү, экспертиза үткәрү вакыты һәм тәртибе турында сөйләде, бу өлкәдә территориаль орган практикасында булган очраклар турында да әйтеп үтте.  
– Сыйфаты начар товарга тап буласыз икән, сез аны кире кайтарып бирергә хокуклы. Шулай ук алыштырырга да була. Сыйфатлы товарны 14 көн эчендә алмаштырып була. Алыштырылмый торган товарлар да бар. Мәсәлән, эчке киемнәр, алтын әйберләр, техник яктан катлаулы товарлар һәм башкалар. Көнкүреш техникасы, кәрәзле телефоннар сыйфаты канәгатьләндермәгән очракта сораулар килеп туарга мөмкин. Җитештерүче гаебе ачыкланса, проблема юк. Әмма аны исбатларга кирәк. Моның өчен экспертиза үткәрү сорала. Шулай ук сатучыга ышанмаган очракта экспертизага үзегез дә бирә аласыз. Нәтиҗәсе кулланучы файдасына булса, экспертиза,  товар бәяләре һәм киткән чыгымнар (экспертизага алып бару, алып кайту һәм башкалар) кире кайтарыла, – диде Ләйсән Абдуллина. – Иң беренче кибеткә гариза язырга кирәк, без сезгә ярдәм итә алабыз. Безнең консультация, киңәш, ярдәм бушка. Юридик, финанс хезмәтләре күрсәткәндә гаделсезлекләр туса да безгә мөрәҗәгать итә аласыз. Хәзер мошенниклар бик күбәйде. Төрле процедуралар тәкъдим итәләр. Берәр чакырылган очрашуга  барсагыз, паспорт, СНИЛС кебек документларны алмагыз һәм тапшырмагыз, килешүләргә кул куймагыз. Әгәр килешүгә кул куйган булсагыз, оештыручылар сезнең мәгълүматларның кемгә китүләрен әйтергә тиеш. Документсыз яки башка күчермәләре белән генә кредит рәсмиләштерергә хаклары юк. Кызганыч, андый очраклар булгалый. Шуңа сак һәм игътибарлы булыгыз. Мошенниклар күп очракта нәкъ менә пенсионерларны сайлый. 
Белгеч үзләренә электрон рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы, аның тәртипләре турында да аңлатты. “Хәзер кибетләрдә элеккеге кебек тәкъдимнәр һәм бәяләмәләр китабы булмаска да мөмкин. Дәүләт хезмәте аша халык контро-ленә язарга да була. Тиешсез вакытта алкоголь продукциясе сату очрагына тап булганда да фотога төшереп безгә яки халык контроленә гариза бирә аласыз.
– Кибетләрдә срогы чыккан товарлар күбәйде. Этикетка өстенә яңасын куеп саталар. Ашау ризыклары турында сүз бара. Алып килсәң, берсүзсез алып калалар, анысы. Тик бөтен кеше дә кире килми бит. Йөрергә, тикшерергә кирәк. 
– Кайбер кибетләрдә кассада бер товарны 2-3 тапкыр суккан очраклар да була.
Бәлки, яшерен сатып алучы да куяргадыр, – дип үз фикерләрен белдерде очрашуда катнашучылар.
–  Аннан товарга бер бәя куелган була, кассада икенче сумманы алып калалар. Арчадагы супермаркетларда бу. Арзан дип кызыгып аласың, кыйммәт түлисең. Моңа да чик куярга иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ләйсән Абдуллина мондый очракта нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә  кирәклеген аңлатты, исеме телгә алынган кибеткә шәхсән үзе барып сөйләшергә вәгъдә бирде. (Редакциядән: икенче көнне ул әйткән сүзен үтәве, кибеттә булып, җитәкчесе белән очрашуы, кисәтү ясавы турында белдерде).
– Даруханәдән дару сатып алдым. Эчендә таблеткасы юк. Ачмадым да. Бу очракта кире тапшыра аламмы?
– Аласыз. Ул сыйфатсыз товар булып чыга. Товарның срогы чыкканын көтеп тормаска кирәк. Чегы да сакланган булсын, – диде Ләйсән Абдуллина. – Мазь урынына крем бирделәр, ди. Ул очракта да алыштырырга була. Ә болай даруханәдә сыйфатлы дарулар кире алынмый һәм алыштырылмый. Карап һәм сайлап алырга кирәк. 
Орлыклар, тиешле ташламаларны ясамаулар, хезмәт күрсәтү буенча да сораулар булды. Белгеч тулы һәм аңлаешлы итеп җаваплар бирде. Шулай ук сөт продуктларын ничек сайлап алырга, кайсы җитештерүчеләргә, татып карау нәтиҗәләре буенча, өстенлек бирергә кирәклеге турында да әйтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X