erid:2VtzquqpS7d
Тозлы суда коендырган
Арча яңалыклары

Тозлы суда коендырган

Кызык та, кызганыч та.

Элек колхоз саен тавык фермалары бар иде. Яңа укып кайткан зоотехник егет тавыкларның йоннары коела башлагач аптырап рәис янына килә. 

-Тавыклар йонсыз калып бетәә инде, үлгәлиләр дә, -- ди.

--үзең белмәгәнне авыл хуҗалыгы идарәсендәге белгечләрдән сорарга кирәк, -- ди рәис.

Телефоннан шалтырата бу, хәлне аңлата. Тик телефон начар эшли, бик аңлап бетереп тә булмый. Идарәдәге белгеч "зольный" ваннасы ясап, шунда коендырып кара", -- ди.

Яшь белгеч моны "сольный" ванна дип аңлый һәм тозлы ванна ясап, әтәч, тавыкларны шунда коендыралар. Берничә көннән тавыклар бөтенләй ялангач кала.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев