erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тозлый торган помидорны утыртырга вакыт

Бу ялларда орлык чәчү өчен уңайлы көннәр булачак.

Ялларда үсентеләр утыртырга җыенасызмы, дуслар? Андый уегыз булса, 14-15 мартта бу эшләрне җиң сызганып башкара аласыз. Кимүче ай 14е — чаян, ә 15 мартта укчы йолдызлыгында булачак, димәк, орлык чәчү өчен уңайлы көннәр санала. Тозлый торган помидор, татлы борыч, чәчкә орлыклары чәчү һәм күчереп утырту өчен аеруча яхшы вакыт.
Тәҗрибәле бакчачылар орлыкны чәчәр алдыннан 15-20 минут марганцовкалы суда тотарга киңәш итә. Болай эшләгәндә помидорның, татлы борычның чирләргә каршы торучанлыгы арта, микроблары үлә.
Үсентеләрне тәрәзә төбендә тәүлеккә 1-2 тапкыр борып куярга кирәк. Бу үсентеләр тигез һәм төз үссен өчен эшләнә. Помидорга, борычка артык күп су сипсәң, туфрак бик нык йомшара һәм кибеп, катып калырга мөмкин. Суны, гомумән, үсентеләрнең төбе кипкәч кенә сибәргә кирәк. Күчереп утыртканда тамырның очын кисеп алу отышлы. Ул очракта тамыр аска түгел, кырыйга китәчәк.

Фото: diz-cafe.com

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Tozliy-torgan-pomidorni-utirtirga-vakit-163337/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X