erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлый

6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне.

Конституция нигезләмәләрен эзлекле рәвештә гамәлгә ашыру граждан җәмгыяте институтларын торгызуга, социаль тотрыклылык, икътисадый үсеш, этномәдәни бердәмлекне һәм динара татулыкны, республикада яшәүче халыкларның үзенчәлекле мәдәниятләрен, телләрен һәм рухи традицияләрен саклау юлыннан уңышлы баруга ярдәм итте.

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Төп Законны кабул итү ил язмышында һәрвакыт хәлиткеч роль уйный. 1992 елның 6 ноябрендә чорлар киселешендә Татарстан Республикасы Югары Советы, милләтләре, идеологик фикерләүләре һәм диннәре төрле булган татарстанлыларның ирекле һәм һәрьяклап үлчәнгән сәяси сайлавына таянып, республиканың яңа Конституциясен раслады. Анда иң югары кыйммәтләр итеп кеше хокуклары һәм ирекләре, социаль демократик дәүләт, гражданнар иминлеге игълан ителде. Бу чыннан да тарихи вакыйга Татарстанның үсешендә яңа этапның башлануын белдерде

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99yas%D3%99t/tr-dlt-sovety-rise-frit-mkhmmtshinny-tatarstan-respublikasy-konstitutsiyase-kne-uaennan-kotlavy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X