Арск-Информ
  • Рус Тат
  • ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узачак

    Бүген Татарстан Премьер-министры кандидатурасы расланачак

    Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узачак. Анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарларын килештерү планлаштырыла.

    16 сентябрьдә узган республика парламенты президиумы утырышында ике мәсьәлә — ТР Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм республика вице-премьерларын билгеләү буенча Татарстан Президенты тәкъдимнәрен килештерү турындагы мәсьәлә генә каралды.

    «Президент тәкъдим иткән барлык кандидатуралар да алдан Дәүләт Советы комитетлары утырышларында каралачак», — диде Республика Парламенты Секретаре Лилия Маврина.

    Реклама

    Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вазифасына керешү тантанасы булачак

    Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/official/18-09-2020/b-gen-tatarstan-premier-ministry-kandidaturasy-raslanachak

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: