erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ТР халкын Covid-19дан куркып, ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмаска чакырдылар

Республиканың медицина учреждениеләрендә буфер зоналары булдырылды, анда барлык пациентлар кабул ителә һәм коронавирус белән инфекцияләнгәнме яки юкмы, ачыклана.

Татарстан халкын Covid-19дан куркып, планлы һәм ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмаска чакырдылар. Мондый киңәшне Андрей Кузьмин белән интервью вакытында  РКБның баш табибының беренче урынбасары Марсель Миңнуллин бирде.

«Республика халкын ышандырасым килә, чиста стационарга, ашыгыч һәм планлы медицина ярдәме күрсәтелә торган урыннарга мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәк. Ай ярымнан соң пандемия тәмамланачак дигән уй белән утыру дөрес түгел. Әгәр нинди дә булса проблемалар бар икән килергә, мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде табиб. 
Татарстанның медицина учреждениеләрендә буфер зоналары булдырылды. Бу изоляцион бүлекләр.

 Татарстанның медицина учреждениеләрендә буфер зоналары булдырылды. Бу пациентлар үз статусын аныклаганчыга кадәр булган изоляция бүлекләре, аның Covid-19 бармы яки юкмы, икәнлеге ачыклана.

"Статусны төгәлләштерүгә кадәр бер генә пациент та, "чиста" зоналарга үтмәячәк", - дип ышандырды Миңнуллин.

РКБ баш табибы урынбасары белән интервью sntat.ru сайтында бастырылган. Видеоверсияне YouTube тагы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының каналында карарга мөмкин булачак. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://www.tatar-inform.ru/news/health/24-10-2020/zhiteley-rt-prizvali-ne-otkazyvatsya-ot-ekstrennoy-medpomoschi-iz-za-straha-covid-19-5780766

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X