erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ТР Хөкүмәте йортында җәйге туристлык сезоны башлануга багышланган брифинг узды

Җәйге сезонда “Ял көннәрендә 1001 рәхәтлек” программасы буенча туристларны Татарстанның 10 районы кабул итәчәк.

Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.

2021 елгы җәйге туристлык сезонында программада Бөек Болгар, Чистай, Алабуга, Мамадыш, Саба, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Арча, Кукмара һәм Алексеев районнары катнаша.

Кунакларга яхшы программа, уңайлы яшәү һәм сыйфатлы туклану тәкъдим ителә. Республика районнары бер вакытта бер ял көннәрендә 600 гә якын кеше кабул итә алачак. Турның бәясе бер кешегә 2,2 мең сум тора. Турга экскурсия программасы, туристлык объектларына керү билетлары, экскурсия алып баручы хезмәте, кунакханәдә бер төн куну һәм өч тапкыр туклану керә.

Моннан тыш, татарстанлылар “Бөек Болгар юлы” туристлык маршруты буенча күрше төбәкләргә дә сәяхәткә чыга алачак.

Бүгенге көнгә 20 дән артык төбәкара маршрутлар бар, алар күрше төбәкләрне дә үз эченә алалар – Йошкар-Ола, Чабаксар, Самара, Ульяновск, Пенза, Түбән Новгород. Бер-, ике- яисә өч көн сәяхәт итәргә мөмкин. Бу маршрутларны 40 тан артык туроператор гамәлгә ашыра. 

Быел Татарстанда шифаханә һәм кунакханәләрдә ял иткән өчен 20 меңгә кадәр кэшбэк кайтарырга мөмкин. Кэшбек ике көннән артык торган очракта кайтарыла.

“Туристик кэшбэк программасына республиканың 31 шифаханәсе һәм кунакханәләр керде. Программа буенча Идел, Кама буйлап круизларны да броньларга мөмкин. Сәяхәт өчен түләнгән бәянең 20% ын кайтарып була. Процентның суммасы 20 меңнән артмый. Төп шарт – кунакханәдә яки шифаханәдә тору ике көннән дә ким булмаска тиеш”, - диде Сергей Иванов.

Сергей Иванов сүзләренчә, туристик кэшбэк программасына барлык ял итү урыннары да кермәгән. Программада булган исемлекне шушы сылтама аша карарга мөмкин. Турларны “Мир” картасы буенча “мирпутешествий.рф” киңлегендә сатып алып була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сергей Иванов шулай ук Татарстаннан Россия төбәкләре һәм чит илләргә туры авиарейслар турында сөйләде.

“Бүгенге көндә Татарстанның “АЭРО” авиакомпаниясе Россиянең тугыз төбәгенә турыдан-туры субсидияләнгән авиарейсларны гамәлгә ашыра: Кемерово, Омск, Түбән Новгород, Ярославль, Махачкала, Барнаул, Самара, Пермь, май башыннан Карелиягә (Петрозаводск) турыдан-туры рейслар башланды. Барлык төбәкләрдә дә шифаханәләр, экскурсия программасы бар”, - диде ул.

Сергей Иванов бәяләрне Россия халкы өчен кулай дип саный. Билет бәясе бер кешегә 2 250 сумнан башлана. Иң ерак нокта – Барнаулга кадәр билет бәясе алты мең сумнан артмый.

Субсидияләнгән авиарейслардан тыш, быел башка авиакомпанияләр хезмәт күрсәтә торган яңа маршрутлар да барлыкка килгән.

“Хәзерге вакытта Казаннан Сочига, Анапа, Санкт-Петербург, Калининград, Краснодар, Минеральные Воды, Махачкалага очарга мөмкин. Чит илләрдән Дубай, Кипрга даими рейслар булачак. Пандемия сәбәпле, сайлау мөмкинлеге юк диярлек”, - диде спикер.

Быел язын Казан-Каһирә рейслары ачылган. Бүгенге көндә БДБ илләреннән Баку, Ереван, Минск, Худжанд, Ташкентка рейслар бар.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X