erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъматуллин Арчада

Арча шәһәренең Питомник ягында "Арский" сәнәгать паркы төзелеп килә.

Бүген, 3 сентябрь көнне, биредә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъматуллин булды. Аның белән берлектә район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, сәнәгать төзелешендә үз өлешләрен кертүче ширкәт җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә бар иде.  Рөстәм Нигъматуллин биредәге эшчәнлек белән танышты, һәр тармакның ни дәрәҗәдә эш алып баруы белән кызыксынды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Арский" сәнәгать паркы зур мәйданны биләп тора. Яшелчә эшкәртү тармагын өч атнадан ачылыр дип планнаштыралар. Комбикорма заводы һәм склад бинасы төзелә башлаган. Парк тулысы белән төзелеп беткәч, 12 сәнәгать тармагы булыр дип көтелә. Шулай итеп, 250-300 кешегә эш урыны булачак.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X