erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм кулланучылар күзәтчелеге прививкага каршы булучыларга Covid-19 вакцинасы турында сөйләде

Вакцинация – коллектив иммунитетны арттыруның һәм яңа коронавирус инфекциясен җиңүнең иң ышанычлы юлы.

Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина зыянсыз, прививкага каршы булучылар дулкынына бирешергә кирәк түгел. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында барган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

“Коронавирустан вакцина зыян китерми, массакүләм вакцинация уздыру өчен вакцина уйлап табылды да. Без монда бернинди дә проблема күрмибез”, – диде спикер.

Владимир Жаворонков прививка кампаниясенең ирекле булуын билгеләп үтте.

Вакцинация – коллектив иммунитетны арттыруның һәм авыруны, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясен җиңүнең иң ышанычлы юлы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Прививкага каршы булучылар бернинди фәнни дәлилләргә таянмый. Прививкалар нәтиҗәсез булуы турында расланган мәгълүмат юк. Киресенчә, вакцинация нәтиҗәлелеге вакыт белән расланган”, – ди ТР буенча Кулланучылар күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Республика баш санитар табибы урынбасары привика нәтиҗәсендә халыкның бик күп инфекцияләрне җиңүен билгеләп үтте. Ул вакцинация турында мәгълүматны Интернеттан түгел, ә ышанычлы чаралардан, ягъни фәнни мәкаләләрдән алырга чакырды.

https://www.tatar-inform.ru/news/health/30-12-2020/minzdrav-i-rospotrebnadzor-rt-otvetili-antiprivivochnikam-o-vaktsine-ot-covid-19-5796470

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X